Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың тхэквондо буенча тренеры: «Үзеңдә көч табып, алга таба эшли алу — зур бүләк ул»

Ринат Сәлимуллин — Алабугада иң лаеклы һәм хезмәт сөючән укытучы тренерларның берсе.

Бу спорт төренең үзенчәлекле ягы шунда, һөҗүмдә дә, яклау хәрәкәтләрендә дә, әлеге көрәш вакытында аякларны кулланып була. 

Югары категорияле тренер Ринат Сәлимуллин, Алабугада Тхэквондо буенча федерация президенты, армиядән кайтуга ук тренер эшчәнлегенә керешә. 
— Миңа 20 яшь иде. Мин үскәндә бергә-бер көрәш тыелган иде, бокс һәм көрәш кенә калган иде. Бергә-бер көрәшкә өйрәнеп тренер булу — балачак хыялым иде, — ди ул.

Тхэквондо — спортның олимпия төре. Тренер әйтүенчә, ул безнең шәһәрдә дә таралган һәм үскән. Аның белән 5 яшьтән 21 яшьлекләргә кадәр шөгыльләнә.

— Егетләрне урамда таныйлар, республикада да алар артта калганнардан түгел. Күп кенә спортчылар алар белән көрәшүдән курка хәтта. Шунысы да горурланырга мәҗбүр итә, — ди Ринат Сәлимуллин. 

Тренерның тормыш иптәше — балалар бакчасында тәрбияче. Аларның гаиләсендә өч кыз, барысы да әти-әни сукмагыннан киткән. Кечеләре Аделина — спорт мастеры, әтисеннән өйрәнә. Күрше Менделеевскида егетләрне корея хәрби сәнгатенә күнектерә.

— Әти — кырыс тренер. Аның өчен иң мөһиме — тәртип, шуңа күрә аны хөрмәт итәләр һәм яраталар. Мине 3 яшемнән өйрәтә, үземә ышанычым булуның әһәмиятен бала чагымнан аңлата, — ди Аделина Серова әтисе турында.

Һәр тренерның күнектерү үзенчәлекләре була, спортчыларның нәтиҗәгә ирешүе өчен барын да эшләргә тырыша.

— Һәммәсе белән аерым эшли белергә кирәк. Күңел төшүләр һәрвакыт була, аеруча тәрбияләнүчем оттыра башласа. Зуррагына өмет итәсең, нәтиҗәдә, көрәштә җиңеләсең, — дип кичерешләрен уртаклаша ул.

Үзеңдә көч табып, алга таба эшли алу — зур бүләк ул. Үз һөнәренең остасы алга барырга этәргеч бар дип саный. Күп эшләгәндә, нәтиҗәсе дә була.

— Ринат Сәлимуллин — Татарстанда иң яхшы тренер. Мин аннан уникенче ел өйрәнәм. Һәр көрәш алдыннан ул куәтләп тора, киңәшләрен бирә. Спорт белән бәйләнмәгән очракларда да безне хуплый, — ди 2нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Глеб Махеев.

— Тренерым максатчан кеше, тиешенчә кырыс та. Мине Ринат Сәлимуллин 15 елга якын өйрәтә. Көн саен шөгыльләнәм, ялсыз дияргә була. Башка тренер белән күнегә алмас идем, — ди спортчыларның берсе Данил Леваев.
Ринат Сәлимуллинның тәрбияләнүчеләре төрле ярышларда даими катнашып, лаеклы көрәшәләр. Озакламый, 26 июльдән 1 августка кадәр безнең спортчылар Ханты-Мансийскида тхэквондо буенча юниорлар арасында Россия Беренчелегендә катнашачак. 

— Глеб Махеев һәм Әмин Мәҗитов ТР беренчелегендә җиңеп, Россиягә юллама алдылар, шуңа күрә хәзер көчәйтелгән күнегүләр үткәрелә. Гомуми физик һәм тактик хәзерлек белән шөгыльләнәбез, чөнки спортчылар чыдам булырга тиеш, — ди Ринат Сәлимуллин. 

ФОТО ТРЕНЕРНЫҢ ШӘХСИ АРХИВЫННАН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев