Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың 1 нче гимназиясендә Гаилә бәйрәме узды

Хәзерге заманда һәр кешегә кайтып җылынырлык җылы учак, күңеленә дәва табардай тыныч почмак кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көне буе дөнья куып арыган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый.

Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә - тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Гаиләдә дус, тату, бердәм булып яшәү - ул үзе бәхет бит!

26 февральдә 1 нче гимназиянең актлар залында "Бердәм, тату гаилә - илгә, халкыма терәк" дип аталган Гаилә бәйрәме узды. Бу - кичә генә түгел, ә бәлки шәһәребездә яшәп иҗат эше белән шөгыльләнүче шәхесләрне бергә туплаган "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары белән очрашу да иде.

Алабуга - элек-электән бик җанлы тормыш белән яшәгән. Күренекле кешеләрнең кылган эш-гамәлләре нәтиҗәсендә ул Чулман буеның мәдәни һәм мәгърифәт үзәге булып торган. Шуның нәтиҗәсе буларак, шәһәр тарихы язучылар, рәссамнар, музыкантлар исеме белән тыгыз бәйләнештә. Бәйрәм кичәсен гимназия директоры Лилия Сафиуллина ачып җибәрде. Әти-әниләрне бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде. Сүзне "Чулман" әдәби-музыкаль иҗат берләшмәсенең җитәкчесе Насих Сөнгать улы Әхмәдуллин дәвам итте. Берләшмәнең тарихына тукталып, аның үсеше, киләчәге турында сөйләде, шигырьләрен укып, тамашачыда соклану хисләре уятты. Әлеге берләшмәнең күренекле шагыйрәләре - Фәридә Хәбибрахманова, Гөлзадә Әхтәмова, Лира Ибраһимова, Әлфия Гарипова үзләренең иҗат җимешләре белән таныштырды, тамашачыны хисләр дулкынына күмде. Владимир Мироваев, Ленар Әхмәдуллин, Альмира Әхмәдуллина, Айзилә Вахитоваларның моңлы тавышлары күңелләрне моңландырып, уйландырып, җилкендереп җибәрде.

Гаиләдә иң кадерле зат - әни кеше. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, гадилек һәм уңганлыкны тагын кемдә күрә алабыз? Алар булганда гына көннәребез якты һәм җылы. Алар булмаса, тормышның яме, ашыбызның тәме булмас иде. Ә безнең әниләр барысына да өлгерә: эшен дә эшли, балалар да тәрбияли, хәләл җефетләрен дә игътибардан калдырмый, йорттагы эшләрне дә җитәкли. Шуның өстенә әле иҗат эше белән дә шөгыльләнәләр. Кичәдә Әнисә Һадиуллина гимназиянең ата-аналары исеменнән чыгыш ясады, үзенең яңа шигырьләре белән таныштырды.

Бәйрәмнең тамашачыны иң җәлеп иткән өлеше - гимназия укытучылары һәм укучылары тарафыннан әзерләнгән сәхнәләштергән өзек булгандыр, мөгаен. Тамашачылар игътибарына З. Гайсинаның "Очрашу" дип аталган премьерасы тәкъдим ителде. Тормыштагы гыйбрәтле хәлләрне үз эченә алган, картлар йортындагы әбиләрнең күңел халәтләрен сурәтләгән бу күренеш бер генә тамашачыны да битараф калдырмагандыр.

Шәмсия Фәсхиева, Гөлфия Шәйхетдинова, Алсу Мөбарәкҗанова, Айзилә Вахитова, Илсур Адиятуллин һәм Ренат Гайнуллинның чыгышын тамашачы бик җылы кабул итте.

Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләюзә Вәгыйзова тарафыннан әзерләнгән әлеге очрашу һәркемнең күңелендә матур, җылы хисләр уятты.

Зимфия ГАЙСИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев