Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың 8 нче мәхәлләсендәге 7 йортта кайнар су юк

Кайнар су булмау индивидуаль җылыту пунктларын кую графигыннан артта калуга бәйле.

Кайнар су, ИТПлар кую темасы дүшәмбе көнне үткән эшлекле киңәшмәдә күтәрелде. Алабуга җылылык челтәрләре генераль директоры вазифаларын башкаручы Валерий Гурьянов хәбәр итүенчә, 24 декабрьдән 14 гыйнварга кадәр вакыт аралыгында шәһәрдә барлыгы 44 авария теркәлгән. Шуларның 19ы кайнар су белән тәэмин итү линиясендә, 25е - җылылык челтәрләрендә барлыкка килгән. Әмма барлык аварияләр тиз арада бетерелде, халык озак вакытка җылысыз калмады, диде җитәкче.

Бүгенге көндә шәһәрдә куелырга тиешле 89 ИТПның 80е эшли башлаган. Калган тугыз пунктның икесе инде урнаштырылган.

-Монтаж эшләре төгәлләнсә дә, көннәр салкын тору сәбәпле, көйләп-эшләтеп җибәрү эшләрен һәм врезканы башкарып булмый, - диде В. Гурьянов.

8 нче микрорайонда ИТПлар нигездә подвалларда түгел, ә контейнерларда урнаштырыла, ә бу өстәмә эш дигән сүз. Биредә торба салырга, электр чыбыкларын сузарга, переврезка башкарырга кирәк, ә болар барысы да вакыт таләп итә.

-Бүгеннән башлап Нефтьчеләр проспекты, 31 нче һәм Яшьләр урамы, 6 нчы йортта эшләр башлана. Атна ахырына кадәр бу йортларда кайнар су булачак, - дип тәмамлады чыгышын Валерий Гурьянов.

- ИТП кую эшләренең тәртибе, графиктан соңга калуның сәбәпләрен идарәче компания вәкилләре белән бергә йорт буенча җаваплы кешеләргә аңлатырга кирәк, алар үз чиратларында халыкка җиткерергә тиеш. Бернинди аңлашылмаучанлык калырга тиеш түгел, - диде шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев