Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың алтын каенанасы

Аш-суга оста, акыллы, җор сүзле, ипле, кулында ут уйнатып, телендә сандугач биетә торган, балаларына, оныкларына һәм гаиләдә яңа кеше булган киявенә дә чып-чын әни була белгән гүзәл ханымнар бар булган осталыкларын "Алтын каенана-2013" бәйгесендә күрсәтте. Бу конкурс Алабугада гына түгел, гомумән Татарстанда да беренче мәртәбә үткәрелүенә карамастан, халык аны үз...

Үзләренең чыннан да "алтын" каенана булуларын раслау өчен 18 гүзәл ханым теләк белдергән булса да, аларның нибары җидесе генә финалга чыга алды. Масленица вакытында каенана янына кунакка коймак ашарга йөрү гадәтен истә тотып, бәйгенең финал ярышлары да шәһәркүләм Май чабу бәйрәмендә үткәрелде.

Катнашучылар арасында укытучы, медицина хезмәткәре, пенсионерка, паспорт-виза бүлеге хезмәткәре, ансамбль вокалисткасы да бар иде. Иң элек һәр каенана бәйрәм сәхнәсеннән үзе турында сөйләде, соңыннан уңган ханымнар үзләренең иҗади сәләтләрен һәм аш-суга осталыкларын күрсәтте, ә блиц-турнир вакытында конкурста катнашучылар каенана һәм кияү турында такмаклар башкарды һәм булдыра алганча кияүләрен мактады.

Каенаналарның осталыкларын бәяләү вазифасы Алабуганың "атказанган" кияүләренә тапшырылды. Жюрида утыручы бу ир-егетләрнең һәрберсе - тәҗрибәле кияү һәм аларның һәрберсе үз "әби"сеннән дә яхшырагы булмауга нык ышана.

Конкурсның өченче биреме (ул "Әби коймагы" дип аталды) жюри әгъзалары һәм тамашачы арасында аеруча зур популярлык казанды дисәк, ялгыш булмас. Бәйгедә катнашучылар сәхнәгә үзләре әзерләгән тәм-томны алып чыгуга мәйдандагы бар халык сәхнә янына ябырылды. Чыннан да, конкурсанткалар әзерләгән бу ризыкларга һич тә битараф калып булмый. Ни генә юк иде монда: каймаклы коймак дисеңме, повидлолы һәм уылдыклы беленме, юка гына итеп челтәрләп пешерелгән беленнәрме - җаның теләгәнне табып була иде. Халык бу нигъмәтләрнең һәрберсен авыз итеп карарга ашыкты, бәяләде һәм исләре китеп тел шартлатты.

"Алтын каенан"ны тиз генә билгеләү шактый катлаулы эш булып чыкты, шуңа күрә жюридагы "кияүләр" тамашачы ярдәменә мөрәҗәгать итми булдыра алмады. Финалда каенаналарга рухи ярдәм күрсәтү өчен сәхнәгә ирләр чыкты. Алар күңелләренә хуш килгән "әби"не сайлады, ә жюри симпатияләр бүленешенә карап нәтиҗә ясады. Кияүләрнең иң күбен үз тирәсенә Наталья Прохорова җыйды. Хәер, жюри әгъзалары бәйге нәтиҗәләре буенча тавышларын аның өчен биргән иде инде. Гадәттәгечә, җиңүчегә бүләкләр күп тапшырылды: бер капчык он, таксида йөрү өчен абонемент, ресторанда ике кешелек кичке аш, бассейнга, кинотеатрга, концертка бару өчен бушлай абонемент, таба һәм чәйнек, "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарына язылу һәм гаиләдә идарә билгесе булган "алтын" уклау тапшырылды. Болай да бер урында тик кенә басып тора алмаган Наталья Анатольевна куанычыннан биеп тә җибәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, паспорт-виза хезмәтендә эшләвеннән тыш, туйларда тамада булып эшләүче Наталья Прохорованың һәр номеры профессиональ дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Күңелле һәм җор телле Наталья алып барган туйлар үзләренең кабатланмас булулары белән аерылып тора. Наталья Анатольевнаның каенана булганына өч ел, аның инде алтынга тиң оныгы да бар.

  • Җиңүгә ирешү кыен булдымы?
  • Һәр хатын-кыз үзенчә иң яхшы, "алтын" каенана. Бу очкын һәр хатын-кызда бар. Эчтәге уңай энергияне бары тик белдерә һәм күрсәтә белергә генә кирәк. Без һәрберебез - әни, әби, каенана. Безнең өчен гаиләдә яратылып яшәү һәм якыннарыбызга мәхәббәт бүләк итү - иң әһәмиятлесе.
  • Киявегезне гаиләгезгә тиз кабул иттегезме?

- Кем инде кияүне шунда ук кабул итә ди (көлә)? Әле хәзер дә аны ни өчен орышыйм микән дип уйлап торган чагым. Тик менә әлегә сәбәбе юк, уйлап чыгарырга кирәк булыр ахрысы.

... Наталья Прохорова Май чабу бәйрәменнән зур һәм тату гаиләсе белән бергә кайтып китте. Гаилә чыннан да кечкенә түгел: өлкән кызы белән кияве һәм аларның уллары, кече кызы (ул әле кияүдә түгел). Димәк, Наталья Анатольевна киләчәктә әле икеләтә каенана булачак.

Бәйгедә катнашучыларның берсе дә бәйрәмнән бүләксез кайтып китмәде. Конкурста катнашкан һәр каенана яраткан киявен коймак һәм тәмле чәй белән сыйласын өчен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров гүзәл ханымнарга өр-яңа таба һәм чәйнек бүләк итте. Җитәкченең "бу бәйгене ел саен үткәрү кирәкме" дигән соравына тамашачы бертавыштан "Әйе!" дип белдерде.

Мондый бәйгеләр алабугалыларны гаилә традицияләрен саклауга этәрә, гаиләдә уңай мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә, ди Алабуга мәдәният идарәсе җитәкчесе Юлия Фәйзуллина.

Бәйрәм ахырында халык коллективлары концерт күрсәтте, соңыннан, гадәт буенча, Кыш карачкысы яндырылды.

Әминә ДӘМИНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев