Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алабуганың Комсомол паркын студентларга бирергә мөмкиннәр

Нефтьчеләр проспекты һәм Казан урамында яшәүчеләр йортлары белән янәшәдәге паркта КФУ студентлары өчен төзеләчәк тулай торак уңаеннан ризасызлык белдерәләр.

Тулай торак төзергә теләгән җир кишәрлеге билгеләнгән зона булып тора һәм 2004 елдан КФУның Алабуга институтына 45 елга арендага бирелгән.
Якын йортларда яшәүчеләр үз дәгъваларын район башлыгы Геннадий Емельянов исеменә язылган күмәк хатта белдерделәр һәм аны Иҗтимагый совет рәисе Людмила Рыбакова совет утырышында укыды. Шәһәр җитәкчеләренә барлыгы дүрт хат язылган. Берсе - тулай торак төзелеше яклы студентлардан, тагын берсе - көчле ачу белдереп язган халыктан. Ризасызлык белдереп язган хатны безнең редакциягә дә алып килделәр.
"Безгә, битараф булмаган алабугалыларга, институт паркы территориясендә күп катлы торак йорт төзеләчәге билгеле булды. Бу җир шушы районда мәдәни һәм спорт чаралары үткәрергә, шулай ук төрле яшьтәге халыкка ял итәргә һәм күңел ачарга мөмкин булган бердәнбер урын булып тора. Биредә күп еллар буена КФУ студентлары үзләре, 5нче һәм начар ишетүче-телсез балалар мәктәбе укучылары шөгыльләнәләр, күз күреме начар инвалидлар чыгып йөри. Институт паркы территориясе спорт белән шөгыльләнү урыны булып тора. Аннан тыш, институт паркы тарихи кыйммәткә ия: аңа Епархиаль училищеда укучы кызлар нигез салган, һәм күп агачлар йөз һәм аннан да зуррак яшьтә ", - дип яза шәһәр халкы.
Шәһәрнең аскы өлешендә торучылар үзләренең ризасызлыгын җәйге вакытта су белән тәэмин итүдәге өзеклекләр белән дә аңлаталар. Өстәвенә, шәһәрнең баш архитекторы Ренат Хашимов үзләренә караганда, бу урын шәһәрнең иске өлешендәге бердәнбер урманлы парк зонасы.
- Шушы территорияне югалту кызганыч булыр иде. Бу дөрес түгел. Башка вариантларны карарга кирәк, - дип басым ясады ул.
Нәкъ бу урында тулай торак төзеләчәге дин вәкилләренә дә ошап бетмәде. Искә төшерик, парк территориясе зиратка тоташа.
- Янәшәдә зират урнашкан, анда кешеләр дога уку, Аллаһы тәгаләгә мөрәҗәгать итү өчен йөри. Биредә тынычлык кирәк. Шуңа күрә бу урында берни дә төзергә ярамый, - дип аңлатты Әҗмәл хәзрәт.
Җир-милек палатасы рәисе Евгений Петров сүзләренә караганда, югары уку йорты бу урынны тулай торак төзү өчен сораган, ләкин биредә инженерлык челтәрләре юк, җитмәсә, парк рекреация зонасында урнашкан. Шәһәрнең генераль планы буенча, мондый җирдә торак йортлар төзергә ярамый, шуңа күрә шәһәрнең төзелеш кагыйдәләренә үзгәртүләр кертергә кирәк. Әйтергә кирәк, бу эш өч айга кадәр сузылырга мөмкин.
Институт паркы җирләре урынына КФУ җитәкчелегенә өч кишәрлек тәкъдим ителгән булган. Беренчесе - ит комбинаты территориясе, ләкин, ачыкланганча, андагы җирнең хуҗасы бар. "Кишәрлек шактый кыйммәт тора, һәм аны беркем дә болай гына бирмәячәк", - диде Евгений Петров. Икенчесе - 4-5 микрорайонда. Әмма КФУның Алабуга институты директоры Елена Мерзон шунда ук бу вариантны кире какты, чөнки тулай торак якын булырга тиеш.
- Машинада килмичә, 4нче микрорайон тукталышында басып торып карагыз, әгәр, мисалга, тулай торак анда булса. 330 студент, тулай торакны нәкъ менә шуның кадәр урынга төзү планлаштырыла, көн саен иртәнге сәгать сигездән дәресләрдә булырга тиеш. Безнең шәһәр транспорты белән нәрсә булыр? Моңа да игътибар итми булмый.


Вузга тулай торак кирәк, чөнки 2200 студентның 70 проценты диярлек - башка шәһәрләрдән, Яр Чаллыдан гына түгел, Мамадыштан, Менделеевскидан, шулай ук авыллардан. 400 студент башка шәһәрләрдән йөреп укый яисә фатирга кергән.
- Бүген уку йорты карамагында булган ике тулай торак 60нчы елларда төзелгән һәм бөтенләе белән тулган. Кайвакыт бүлмәләрдә берьюлы бишәр кеше яши, бу барлык санитар нормаларга каршы килә, - дип билгеләп үтте Елена Мерзон.
Сүз уңаеннан, яңа тулай торакны биш катлы итеп, 330 урынга төзергә ниятлиләр. Беренче катны тулысынча аспирантлар һәм вузга чакырылган мөгаллимнәргә бирәчәкләр.
- Без 1,6 гектарлы парк мәйданының бары тик 0,6 гектарын гына сорыйбыз. Безнең коллектив һәм студентларыбыз бу спорт мәйданчыгының төп вазифасын саклап калу белән башкаларга караганда ныграк кызыксына. Бу һич тә таләп түгел, институт паркында тулай торак төзүгә рөхсәт сорау гына иде. Әгәр шәһәр безгә янәшәсендә коммуникацияләр булган башка берәр җирне тәкъдим итсә, без шат булырбыз, - дип өстәде Елена Мерзон.
Иҗтимагый совет членнарының күпчелеге институт паркындагы төзелешкә каршы тавыш бирүгә карамастан, утырышта катнашучылар шулай да компромисс таптылар. Альтернатива буларак, инженер-технологик факультет бинасы каршында урнашкан Комсомол паркында җир тәкъдим иттеләр. Тик анда инде төзелә башлаган торак комплексы билгеле бер уңайсызлыклар тудырырга мөмкин, чөнки бу җирнең хуҗасы бардыр, бәлки, бер генә дә түгелдер.
- Әгәр без Комсомол паркында тулай торак төзесәк, анда калган барлык территория яшьләр паркы булырга тиеш. Билгеле, җирнең бер өлешен башка милекчегә тапшырмыйча. Ләкин бүген андагы төзелеп җитмәгән төзелеш хуҗасы белән нишләргә? - дип белдерде Елена Мерзон.
Ни булса да, бу мәсьәлә тагын бер кат депутатлар комиссиясендә каралачак.
Олеся СМИРНОВА
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев