Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аларның гаиләсе – күпләр өчен үрнәк

Кичә шәһәр планеркасында Иске Күклек авылыннан Валентина һәм Иван Мельниковларны бүләкләделәр. Аларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.

Бүләкләү 8 июльдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан узды. Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. Бүләк үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән ныклы гаилә нигезләрен саклау, шулай ук уртак хезмәт нәтиҗәсендә ирешелгән мул тормыш, балаларны лаеклы шәхес итеп тәрбияләгән өчен бирелде. Бүләкләү 8 июльдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан узды.
Мельниковлар гаиләсе укытучылар династиясеннән. Гаиләнең гомуми педагогик стажы 300 елдан артык. Николай Иванович инде 30 елдан артык Иске Күклек мәктәбе директоры булып тора. «Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре» исеменә ия. Валентина Николаевна — 25 ел инде мәктәптә татар теле укыта һәм китапханә белән җитәкчелек итә.
Алабуга районының бер генә фольклор бәйрәме дә Мельниковлар гаиләсе катнашыннан башка үтми. Ирле-хатынлы Мельниковлар һәрвакытта да бер-берсенә ярдәм итәләр, үрнәк гаилә булып торалар. Олы уллары Николай — Алабуга муниципаль районы Олы Шүрнәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе. Шулай ук ул Татарстан Республикасының «Керәшен иҗтимагый оешмасы» Алабуга районы җирле бүлекчәсе Советы рәисе булып тора. Кече кызлары Ольга — табиб-терапевт. 
Фото: АМР башлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев