Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Аларның батырлыгы – безнең өчен үрнәк

Үткән пәнҗешәмбедә шәһәрдә "Мәрхәмәтле эшләр марафоны"булып узды.

Алты сәгать буе Мәдәният сараеның мәрмәр залында барган чара вакытында 336 мең сум акча җыелды, сәламәтлеге чикләнгән 20 балага ярдәм итәргә мөмкинлек туды. "Мәрхәмәтле эшләр марафоны" күпләргә хыялын тормышка ашырырга булышты. Шулар арасында - 10нчы мәктәп укучысы 16 яшьлек Юлия Смирнова. Аның диагнозы - ДЦП. Тимераякка басарга теләген тормышка ашыруда Юлиягә бу авыру да киртә булып тора алмаган.
− Беркөнне мин телевизордан фигуралы шуу карадым һәм бозга чыгасым килде, әмма табиблар башта аякларны ныгытырга кирәк диде. Бию, чаңгыда йөрү белән шөгыльләнә башладым.
Юлия максатына ирешү өчен 9 ел тырыша. Бу вакыт эчендә ул бик яхшы нәтиҗәләргә иреште - чаңгы ярышларында медаль һәм дипломнарга лаек булды, тимераяк һәм классик стильләрне өйрәнде. Кызның әнисе Наталья Юрьевна әйтүенчә, кызы үзе мөстәкыйль рәвештә чаңгы секциясенә язылган, бу турыда алар тренер үзләрен әңгәмәгә чакыргач кына белеп ала.
− Беркөнне Юля миңа: "Спорт белән шөгыльләнәчәкмен. Спорт - минем тормышым", − диде. Хәзер кызымның сүзләрен башкаларга үрнәк итеп китерәм, − ди Наталья Смирнова. Юлия шулай ук футбол уйнарга, музыка тыңларга, дуслары белән йөрергә ярата, ул көр һәм ачык күңелле кеше.
− Ничек кенә авыр булса да, мин барын да җиңеп, тимераякка басачакмын, − ди ул ышаныч белән.
Һәм аның хыялы тормышка ашты - марафон ахырында гала-концерт вакытында аңа махсус тимераяклар тапшырдылар. Юлия аларны киеп карады инде.
− Без ишегалдындагы шугалакка барып кайттык, Боз сараенда булдык, бу ялларда 6 микрорайон шугалагына барырга җыенабыз, − ди Наталья Юрьевна һәм бүләкнең көтелмәгән булуын әйтә. - Иң мөһиме - балам йөри, уйлый, яши. Бу иң зур бәхет.
Юлиягә сәхнәдә бу бүләкне Мәгариф идарәсе башлыгының урынбасары Антон Кузнецов тапшырды.
− Мәгариф идарәсе вәкилләре тарафыннан олы эш башкарылды: кәгазь җыю буенча масштаблы акция үтте. Бар мәгариф учреждениеләре актив катнашты һәм 9350 килограмм макулатурыа җыелды. Бу чаралар ярдәмендә без Юлия Смирнова һәм Айваз Мотыйгуллинның хыялларын тормышка ашырдык, − дип сөйләде Антон Кузнецов.
Айвазга реабилитация велосипеды бүләк иттеләр. Малайның шатлыгына чикләр булмады.
− Мин велотренажерда шөгыльләндем, чынында йөрергә теләгән идем, − диде Айваз.
Бу көнне Ангелина Панкованың да теләге чынга ашты - райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова аңа интерактив курчак бүләк итте. Людмила Рыбакова - бу марафонны булдыру фикерен рухландыручы буларак, проект турында менә нәрсәләр сөйләде:
− Проектның төп максаты - сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү. "Мәрхәмәтле эшләр марафоны" - ел буе эшләгәннәргә нәтиҗә ясау, ул алга таба да дәвам итәчәк, инвалид яши торган гаиләләргә булышачакбыз. Беренче марафоннан соң ук, аларга булышырга теләүчеләрдән шалтыратулар артты. Бу иң мөһиме.
− Без шәһәр объектларының барысы да инвалидлар йөрерлек булсын, алар спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, барын да эшләргә, көнкүрештә очрый торган кыенлыкларын киметергә тырышабыз. Сезнең тормышны яратуыгыз, чыдам һәм түземле булуыгыз, балаларының үсеше өчен яхшы шартлар тудыручы әти-әниләрегез гаҗәпләнерлек. Алар - барыбыз өчен үрнәк, − дип мөрәҗәгать итте марафонга килүчеләргә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина. "Милосердие - Мәрхәмәт" депутат хатын-кызлар берләшмәсе исеменнән ул Виктория Чижик өчен Гросс тренажерына сертификат тапшырды.
Виканың әнисе Александра Чижик бүләккә бик шат, Вика басып торырга һәм атларга өйрәнәчәк.
Моның белән генә эш бетми әле, чөнки тирә-юнебездә ярдәмгә мохтаҗлар бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев