Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алдакчылар гаебе белән алабугалылар 67 мең сум акчаларыннан колак какты

Биш очракта алдакчылар үз максатларына ирешсә, бишесендә телефон ияләре уяулык күрсәтеп, мошенникларның кара ниятенә киртә куйган. Бу турыда Алабуга полиция бүлегенең матбугат чаралары белән эшләү инспекторы Любовь Бикмуллина хәбәр итте.

Мошенниклар хәзер авыл җирләренә дә җитеште. Лекаревода яшәүче ир белән хатын да алар ятьмәсенә эләгә. Телефоннан шылтыратучы ир хатынга исеме, атасының исеме белән мөрәҗәгать итеп, улларының (исемен дә атый) юл һәлакәтенә эләгүе һәм анда кешеләрнең зыян күрүе хакында хәбәр итә. Имеш, аны бу бәладән йолып калу өчен акча кирәк...

"Шик юк, бу дөрес икән", - дип уйлый хатын, юкса улының исемен, йорт телефоны номерын, аның исем, фамилиясен каян белерләр иде. Җитмәсә, юллар да тайгак. Җаның кебек якын кешегә ничек ярдәм итмисең? Моның өчен 20 мең сум акча җибәрәсе дә, эшләр җайланганын көтеп кенә ятасы... Әлбәттә, акчаның кая, кемгә җибәрелгәнен әйтергә һич ярамый.

"Өйдә аның кадәр акча юк ич, дип өзгәләнә хатын. Нибары 9 мең сум җыярга була". Әнә шулай итеп, әлеге суммага килешенәләр. Әмма менә шәһәргә кадәр ничек барырга һәм акчаны ничек тизрәк күчерергә? Кич белән Лекареводан Алабугага бару уен түгел. Әмма вәзгыятьне чамалап, барысын телефоннан ишетеп торган жулик "акыллы киңәш" бирә, такси чакырта. Хатын әлеге шылтыратудан "акылын җуйгандай" бер кеше сүзенә колак салмый. Ире аңа улына шылтыратып карарга тәкъдим итсә дә, кая ди ул вакыт әрәм итеп торырга, акчаны тизрәк җибәрергә, сөекле улын коткарырга кирәк...

"Евросеть" салонындагы кызның эре сумма җибәрергә теләгән хатынга моның мошенниклар эше булуы мөмкин, тикшереп карагыз, диюенә дә колак салмыйча, хатын телефондагы ир-атның наказын истә тотып, "юк, туганнарыбызга җибәрәбез" дип җавап кайтара нык дулкынланган ханым.

Өйгә кайту юлында таксист белән үзара сөйләшеп киткәннән соң, машина хуҗасы аларга: "Сезне төп башына утыртканнар бит",- ди. Өйгә кайтып кергәч кенә ир белән хатын, ниһаять, улларына шылтыратырга тотына. Чынлыкта ул исән-сау һәм бернинди вакыйгага тап булмаган икән. Полиция хезмәткәрләре белән әңгәмә вакытында алар мондый хәлләр турында газетадан күп тапкыр укыганнарын, кешеләрдән ишетүләрен һәм телевидениедән сюжетлар карауларын әйтәләр. Менә бит, күрәчәкләре булганмы, әллә балаларын ярату хисе акылны томалаганмы - алдакчыларның оста корылган ятьмәсенә килеп эләгүләрен сизми дә калганнар.

Алия Караева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев