Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алмаска һәм бирмәскә өйрәнәләр

Соңгы елларда ришвәтчелек, коррупциягә каршы тәрбиянең мөһимлеге турында күп сөйлиләр. Хәзерге көндә “коррупция” төшенчәсе киң таралды, шуңа күрә балалар кечкенә яшьтән үк әлеге күренеш турында хәбәрдар булырга тиеш.

Алабугада олылар өчен дә, балалар өчен дә коррупциягә тискәре мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән файдалы чаралар үткәреп торалар.

Шундый чараларның берсе – “Яшь төзүче ” балалар сәламәтләндерү лагеренда үткән “Гадел квиз” (интеллектуаль уен) булды. Ул ришвәтчелеккә каршы торуга юнәлдерелгән белем бирү формасында үтте. Чарага Алабуга район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе – Ольга Ильина килгән иде. Әлеге интеллектуаль уенны “Алмаска – бирмәскә!” (“Не дать – Не взять!”) Республика яшьләренең коррупциягә каршы программа җитәкчесе Алена Лапёнкова алып барды. Чара яшьләр иҗаты академиясе, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе һәм яшьләр хөкүмәте ярдәме белән үткәрелә. Чараның төп максаты булып төрле яшьтәге балаларны коррупциягә каршы аңлату эшләре алып бару тора.

– Төрле яшьтәге балалар бар, һәр категориягә аерым методика тәкъдим ителә. Коррупция турында мәгълүмат бирүне кечкенә яшьтән үк башларга кирәк, ни кадәр тизрәк башлыйсың, шулкадәр әлеге тема буенча төшенчә тизрәк формалаша. Шуңа күрә, Алабуга мәктәпләрендә мондый чаралар 1 сыйныфтан башлап үткәрелә башлый, – диде Ольга Николай кызы.

Балалар бер-берсе белән киңәшләшеп, төрледән-төрле биремнәр үтәп, үз көчләрен сынап карады. Каядыр тоткарланырга һәм сораулар буенча фикер алышырга, бераз онытылганны искә төшерергә туры килде, ә кайсындыр балалар җиңел генә башкарып чыкты. Алар сорауларның дөрес-дөрес түгеллеген билгеләде, филворд чиште. Дөрес җавапларны санап, ахырда җиңүчеләр билгеләнде.

Балаларга коррупция кебек катлаулы теманы аңлатып бирү җиңел түгел, әлбәттә. Әмма күп балалар “коррупция” сүзенең мәгьнәсе белән таныш, алар бу турыда әти-әниләреннән ишетеп, телевизордан карап беләләр икән. Югары сыйныф укучылары әлеге тема буенча иркен фикер алыша.

– Коррупциянең нәрсә икәнен беләм, әни сөйләгән иде. Бездән кечкенәрәк булганнар өчен дә бу чара файдалы булачак, – дип фикерен җиткерде монда катнашучы 12 яшьлек Аделина Озерова.

− Бу квиз балалар лагерьларында беренче тапкыр үткәрелә. Моңа кадәр без аны вузларда уздырдык, ә хәзер балалар өчен җиңеләйтелгән вариант тәкъдим ителде. 2 июльгә кадәр Татарстанның шәһәр-районнарында шундый эш алып барыла. Чара барышында без “коррупция” сүзен мөмкин кадәр кулланмаска тырышабыз, ахырда яшь катнашучылар бу терминга үзләре килергә тиеш. Лекцияләр форматыннан китеп, интерактив чаралар ярдәмендә барлык терминнарны бирергә һәм гамәли нигездә алынган белемнәрне ныгытырга тырышабыз. Гадәти тормышта булырга мөмкин очраклар белән таныштырабыз, шундый хәлләр булган вакытта нишләргә кирәген аңлатабыз,− диде “Не дать – Не взять!” программа җитәкчесе Алена Лапёнкова.

“Яшь төзүче”дә бик яхшы мохит урнашкан.Балалар үз куллары белән төрле әйберләр ясап, аларны күргәзмәгә дә куйганнар иде.

Көнкүрештә коррупция төрле рәвешләрдә чагылыш таба, илебезнең һәр кешесенә кагыла. Ул халыкара проблемага әйләнде, шуңа күрә киң җәмәгатьчелек тарафыннан даими игътибар кирәк. Бердәм булып, бу проблема белән бергә көрәшкәндә генә, аның нәтиҗәсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев