Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Алтын куллы Алина

Бала-чага өчен бигрәк тә мәшәкатьле чор: Кыш бабайга хат язарга, бүләк сайларга, ул бүләкне алганда укый торган шигырьне ятларга, әллә нинди хыялларга чумып, ниндидер могҗиза көтеп яшәргә кирәк.

Шушы серле-сихерле халәтне тудыручылар турында гына уйларга вакыт калмый. Дөресрәге, барысы да бик гади, үзеннән-үзе килеп чыгадыр кебек.

Сихерле Көмеш илендә

Серле боланнар яши.

Тояклардан, күкне бизәп,

Көмеш очкыннар чәчри.

Көмеш ялларын туздырып,

Көмеш боланнар чаба.

Көмеш очкыннар чәчрәтеп,

Көмеш сукмаклар сала.

Нинди Сихерле Көмеш иле дисәгез, мин сезне Яңа ел алдыннан гына була торган, үзе бик күңелле дә, бик серле дә халәтне искә төшерергә чакырам. Безнең гомумүстерелешле төрдәге "Ромашка" 17 нче балалар бакчасында сабыйларның һәр сулышын тоеп, һәр өметен сизеп яшәүчеләр эшли. Музыка җитәкчесе Алина Ибраһимованы монда балалар һәм аларның әти-әниләре генә түгел, күрше йортларда яшәүчеләр дә яхшы белә. "Көмеш яллы боланнар иле"н тудыручы да, гап-гади сөт шешәләреннән, киселгән агач төпләреннән, фанера кисәкләреннән бик матур итеп төрле әкият һәм мультфильм геройларын ясаучы да, ял көне икәнен онытып, көне-төне нәрсәдер буяп, сылап, агартып йөрүче дә - безнең алтын куллы Алина. Яңа ел алдыннан барыбыз да көтә: музыка залын ул бу юлы ничек бизәр икән? Менә күз алдында кара тукымада ак кәгазьдән киселгән кар бөртекләре барлыкка килә, шул кар бөртекләреннән боланнар ясала, боланнарның мөгезләре, тояклары көмештәй ялт-йолт килә. Кемнең вакыты бар, Алинага ярдәм итәргә тырыша. Шулай итеп, кәгазьдән кисеп ясалган кар бөртекләре гади кара тукыма фонында серле, көмеш тояклы боланнарга әверелеп, күңелләрне сөендереп, яши башлый.

Яңа еллар үтеп, башка бәйрәмнәр якынлашканда, Алинаның хыялый күңелендә инде яңа образлар, яңа сурәтләр барлыкка килә. Ә безнең хәтердә ул тудырган матурлык мәңге яшәп кала.

Балалар бакчасын яңа уку елына әзерләгәндә дә Алина үзенең бөтен фантазиясен эшкә җигә: ни арада алмагач төбендә төнбоеклы зәңгәр күл, шул зәңгәр күлдә алтын таҗлы бака кызы барлыкка килә - ул патша улы Иван аткан укны тотып, киявен көтеп утыра. Җил аударган корыган каен да эшкә яраган: бүрәнә эреле-ваклы кисәкләргә бүленеп, балаларның яраткан паровозына әйләнгән. Ремонт вакытында артып калган фанера, крагис, картон кисәкләреннән бик матур авыл ясалган: читән буенда көнбагышлар чәчәк аткан, дуңгыз балалары кояшта кызына, ә хәйләкәр мәче сыерның сөт биргәнен көтеп утыра. Менә кайда ул матурлык!

Алда әйткәнемчә, Алина - безнең балалар бакчасының музыка җитәкчесе. Бәйрәм саен уздырыла торган музыкаль кичәләр, күңел ачуларны ул югары дәрәҗәдә әзерли, аның сценарийлары бервакытта да кабатланмый. Үзе төрле конкурсларда актив катнаша: 2014 нче елның көзендә уздырылган "Ике йолдыз - бала һәм әти-әни" вокал конкурсында ул әзерләгән дуэт җиңеп чыкты һәм I дәрәҗә Дипломга лаек булды. Шул ук конкурста быел да сынатмады: II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. "Язгы тамчы", "Мисс Дюймовочка" һәм башка бәйгеләрдә дә Алина үзенең иҗади фантазиясе белән күпләрне сокландырды.

Безнең Алина - күп балалы әни дә. Тормыш иптәше Альфред белән алар ике ул һәм бер кыз үстерә. Берсеннән-берсе акыллы, тәртипле уллары - аларның зур ярдәмчесе, төпчек кызлары Гүзәл өчен ышанычлы терәк.

Бүгенге катлаулы заманда бик күпләргә Алина кебек тормыштан ямь, эшеннән тәм табып эшләүчеләр үрнәк булып тора.

Әлфия ГАЗИЗОВА, балалар бакчасы мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев