Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Алтын” спорт

Газга-утка бәяләр арттымы, бар нәрсәнең кыйммәтләнүен көт тә тор. Бу юлы да шулай булды: ТКХ бәяләре белән бергә сентябрь аеннан спорт объектларында шөгыльләнү кыйммәтләнде.

Безнең шәһәрдә спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар булдырылган. Яшьләр, бала-чага теләсә-кайда селкенеп йөрмәсен, спорт белән шөгыльләнсен өчен зур-зур спорт заллары, стадион, боз сарайлары калкып чыкты.

Шактый вакыттан бирле "бассейнга язылам да атнасына ике мәртәбә булса да йөрим" дигән хыял йөрде уйда. Күпме вакыт җыенып та барып җитә алмадым бит шунда. Хәзер менә барып та булмас инде, чөнки сентябрь аеннан барлык спорт объектларына бәяләр күтәрелде. Мәсәлән, моңа кадәр 500 сум торган тренажер залы өчен хәзер 800 сум түләргә кирәк булачак. Боз сараенда шуулар да 40 сумнан 70 сумга артты. Ә инде тимераякларны арендага алып бер сәгать күңел ачу хәзер 120 сумга төшәчәк. Моңа кадәр ул 100 сум тора иде.

Футболчылар һәм волейболчылар өчен дә уеннар сезоны бәяләр артудан башланды. Әгәр моңа кадәр кырны бер сәгатькә арендага алу 500 сум торса, хәзер шушы вакыт өчен аларга 1200 сум түләргә кирәк булачак. Хыялымда йөрткән бассейнга йөрү бәяләре дә артты: бер сәгать йөзү өчен хәзер 130 сум чыгарып салырга кирәк. Элек ул 70 сум тора иде.

Бәяләр күтәрелү алабугалылар өчен көтелмәгән булса, шәһәр җитәкчелеге өчен ул зур бөтенләй сюрприз булган икән. Спорт объектларында кабул ителгән бәяләр турында дүшәмбе киңәшмәсендә дә сүз булды.

Бәяләр кем ризалыгы белән күтәрелгән соң? Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов әйтүенчә, спорт объектлары тулысынча шәһәр казнасыннан финанслана (моның өчен елына 42 миллион сум бирелә), быел бассейнны төзекләндерүгә дә акчаны шәһәр бүлеп биргән. Димәк, бәяләрне күтәрү - тулысынча яшьләр, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Таһир Әндәрҗанов инициативасы. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдинов әйтүенчә, тарифларны арттыруга социаль-перспектив палатада кул куелган булса да, Геннадий Емельянов белән дә, аның белән дә бу үзгәрешләр килешенмәгән. Финанс-бюджет палатасы рәисе Эльмира Садыйкова фикеренчә, шәһәрдәге спорт объектларын тиешле рәвештә тоту өчен бюджет биргән акчалар җитми.

"Укучылар элеккечә бушлай йөри. Бәяләрнең артуы бу акчаларны түләү мөмкинлеге булган кешеләргә генә кагыла. Алар гадәттә кичен килә", - дип аңлатты социаль-икътисадый перспектив үсеш палатасы рәисе Ирина Тимофеева.

Менә бу очракта җитәкчеләр белән һич килешә алмыйм. Мин, мәсәлән, бернинди социаль якланган төркемгә дә кермим, Алабуга журналистының кереме дә уртачадан азрак. Шуңа да карамастан, көндез вакыт булмагач, кичен килеп шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән беррәттән мин дә югары бәя түләп сәламәтлегемне кайгыртырга тиеш булам. Хәер, көндез килсәм дә шул ук бәя була.

Шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов исә тарифлар артуга катгый каршы булуын белдерде: "Укучылар һәм студентлар спорт белән бушлай шөгыльләнергә тиеш. Һәрбер түрә үзе теләгәнчә бәяләре үзгәртеп утырырга тиеш түгел", - диде ул. Башлык тарафыннан хокук палатасына Спорт объектлары дирекциясенең керемнәрен һәм чыгымнарын өйрәнергә, һәм кирәк икән, эшне прокуратурага тапшырыга дигән күрсәтмә бирелде.

Беренче карашка дөреслек җиңде кебек. Тик менә ишетеп белүемчә, укучылар да, студентлар да спорт белән бушлай шөгыльләнми безнең Алабугада. Бушлай дигәннәре дә укучылар өчен ике айга бер мәртәбә бассейнга барып кайтуга әверелә. Сөйләгәндә матур яңгыраган сүзләр чынбарлыкта һаман да шул акчага килеп төртелә. Акча идарә иткән заманда башканы көтү дөресме икән?

Ә мин бераз көтеп карыйм әле. Күпкә түзгән азга гына түзәргә дә була. Өметсез шайтан гына, ди бит. Ул арада йорт әйләнәсендә йөгереп торырга да була. Бушлай да, файдалы да.

Фәридә Әскәрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев