Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Апас районында агитбригадалар комбайнчылар өчен көн саен концерт куя

Агитбригадалар игенчеләрнең эшен җиңеләйтә, дип саный Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин. Апас районында урак вакытында игенчеләр алдында көн саен агитбригада чыгыш ясый. Бүген Дәүләки авылы янындагы кырда эшләүче игенчеләргә төшке аш вакытында җыр-биюләрдән торган концерт программасы тәкъдим ителде, агитбригада чыгыш ясады. Агитбригада чыгышына Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин да...

Агитбригадалар игенчеләрнең эшен җиңеләйтә, дип саный Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин. Апас районында урак вакытында игенчеләр алдында көн саен агитбригада чыгыш ясый. Бүген Дәүләки авылы янындагы кырда эшләүче игенчеләргә төшке аш вакытында җыр-биюләрдән торган концерт программасы тәкъдим ителде, агитбригада чыгыш ясады. Агитбригада чыгышына Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин да килгән иде. Ул алдынгы комбайнчы Линар Шәриповны 1000 тонна ашлык суктырып алган өчен бүләкләде. Комбайнчыга шулай ук күчмә кызыл байрак та бирелде. Бу символик бүләк районның алдынгы игенчеләре арасында кулдан кулга йөри. Линар комбайнда әтисе Хәйдәр белән эшли. Төшке аштан соң да беренчеләрдән булып эшкә керештеләр. "Комбайннар белән кызыксыну әти белән утырып йөрүдән башланды. Аннан бергәләп эшләдек. Башта "Дон"нарда ярдәмче идем. Хәзер "Claas Lexion"комбайнында әти белән 5 ел эшлибез. Эшләү тәртибен дә тигез бүлдек: беребез көндез, беребез төнлә эшли. Бүген алдынгы игенчеләр рәтенә чыккан өчен бүләк тә тапшырдылар. Алга таба да ватылмыйча эшләргә язсын", - диде Линар Шәрипов "Татар-информ" хәбәрчесе. Комбайнчы эшнең вакытында һәм дөрес итеп оештырылуын билгеләп үттеләр. "Төшке аш вакытында тәмләп ашаталар. Анысы өчен рәхмәт. Кырга килеп, ял иттереп концерт та куеп китәләр. Бер концертны карап 20-30 минут ял итеп алабыз да, күтәренке күңел белән эшкә керешәбез. Аларга бик зур рәхмәт. Яңгырлар яву нәтиҗәсендә икмәкләребез мул булды. Әлеге кырдан һәр гектардан 62 центнер икмәк сугыла. Яңгырлар яуса, туктап торабыз, азрак җилләнгәч, керәбез. Заманча комбайннарда эссе вакытта да эшләргә җиңел", - диде Линар Шәрипов. "Агитбригада чыгыш ясаганнан соң эшләре җиңеләеп китә. Концерт куючылар халыкның кәефен күтәрә. Механизаторлар барысы да үзебезнеке, Апасныкы. Урып җыю эшләре әйбәт бара", - диде Апас муниципаль районы башлыгы Рәшид Заһидуллин. Апас районының мәдәният районы җитәкчесе Земфира Мөхәммәтшина агитбригаданың эшчәнлеген югары бәяләде. "Апас мәдәният йорты хезмәткәрләре чәчү-уру вакытында да "Замандаш" агитбригадасы белән берлектә игенчеләрнең кәефләрен күтәреп йөри. Без аларга җыр-биюле концерт программасын тәкъдим итәбез. Өйләребез һәрвакыт тыныч, мул булсыннар. Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән алтын бөртекләребезне түкми-чәчми җыеп алырга язсын", - диде ул. "Безнең урып-җыю эшләре елдагыча ике сменада башкарыла. Һәрбер комбайнда ике кеше эшли. Ике кеше эшләгәч, төнлә уру мөмкинчелеге дә була. Механизаторлар - безнең төп байлыгыбыз. Без аларны да кайгыртабыз. Район җитәкчебез бүләге һәм күчмә кызыл байракны тапшырды. Комбайнчылар көненә дүрт тапкыр ашатыла. Иртән, төш, кич һәм төнге ашлар. Хезмәтнең уңышы да зур диеп әйтер идем. Агитбригадалар ел саен оештырыла. Аз вакыт эчендә генә булса да, игенчеләрнең күңелен күрергә тырышабыз", - диде Апас районының авыл хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев