Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Араларның ераклыгын кем якынайта…

XXI гасырда кеше үз тормышын мәгълүматсыз, хәбәрсез күз алдына китерә алмый. Халык мәгълүмат-яңалыкларны иң беренче булып бездән ишетсен өчен, без көчебездән килгәнне эшләргә тырышабыз.

Ләкин ул гына җитми: безнең "Алабуга нуры" гәҗите сезнең кулга барып җитсен өчен, хат ташучы ничәмә-ничә километр араны үтеп сезгә илтә. Урамда нинди һава торышы булуга карамастан, ул һәр йортка пенсия һәм яңа килгән гәҗитләрне тапшырырга ашыга.

Соңгы елларда районда нәшер ителә торган газеталарның тиражы шактый арту һәммәбездә куанычлы хисләр тудыра. Әлбәттә, газета тиражының артуы яки кимемичә бер югарылыкта торуында (монысы авыл җирлеге өчен аеруча мөһим) хат ташучыларның да хезмәте зур. Быелның май аенда ук без алдынгы хат ташучыларны искә алачагыбыз турында хәбәр иткән идек. Шәһәрдәге 3 нче элемтә бүлеге хат ташучысы Надежда Красильникова "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарын яздыру буенча зур эш башкарып, редакциянең төп бүләгенә лаек булды. Газеталарның баш мөхәррире Гөлшат Муллагалиева аңа 4 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды. Редакциядә кунакта булып, ул безгә эштәге уңышлары һәм проблемалары турында җиткерде.

Конкурста икенче урынны Нина Ворожбит алды, аңа 3500 сум акча бирелде.

Почта хезмәткәрләре авылда бер-ике генә, шулай да алар көн саен үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкара. Шул тырыш, батыр хат ташучыларыбызга телефон аша түгел, ә шәхси рәвештә рәхмәтебезне әйтергә һәм алар белән танышырга дип без Иске Куклюк, Шүрнәк һәм Иске Юраш авылларына юл тоттык. Безнең өчен бу бик мөһим, ләкин тагын да мөһимрәге ул - хат ташучылар конкурсында җиңүчеләрне котлау. Безнең редакция иң уңган, җаваплы, намуслы, кыскасы - үз эшенең осталарын билгеләде.

Иң элек без Иске Куклюк авылы почтасына юл тоттык. Почта бүлегенә килеп керүгә, безне сөйкемле Людмила Шулганова каршы алды: "Берүк төшерә күрмәгез, мин яңа гына бакчадан кердем", - диде ул көлеп.

Бәйгедә җиңүче Ирина Мешкова да монда иде. Алар Иске Куклюк, Түбән Куклюк, Студеный Ключ, Черкас, Мишка-овраг, Атиаз авылларында яшәүче 570 кешегә хезмәт күрсәтә. Җәй көне аларга велосипедта, ә кыш көне ерак авылларга барып җитәр өчен чаңгыга басарга туры килә. "Бу юлларда мин инде бер велосипед кына туздырмадым", - ди Людмила Шулганова. Чыннан да, аларның эше бик җаваплы һәм физик көч таләп итә. Һәр көн дистәләрчә килограмм авырлыктагы йөк күтәреп йөрү ансаттан түгел.

Иске Куклюк почта бүлеге хезмәткәрләре үз эшен яхшы башкарганга күрә, алдынгылардан санала. Элемтә бүлеге башлыгы, хат ташучы Ирина Мешкова "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарын яздыру буенча зур эш башкарып, редакциянең төп бүләгенә лаек булды. Газеталарның баш мөхәррире Гөлшат Муллагалиева аңа 4 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырды. Хат ташучыларга рәхмәт әйтеп, без Шүрнәк авылына юл тоттык.

Олы Шурнәк авылында өч мөлаем һәм бик тырыш хат ташучы эшли: Рафия Заикина, Марина Захарова, Наталья Ельченкова. Алар Югары Шүрнәк, Үмәк, Красная Горка авылларында яшәүче 559 кешегә хезмәт күрсәтә. Һава торышы нинди булуга карамастан, алар гәҗитне вакытында илтеп җиткерә. Ерак араларны җәяү үтәргә дә туры килә, ә коры көнне велосипед ярдәмгә килә. Рафия Хәнифовнаның хезмәт юлы шушында, элемтә бүлегендә башлана һәм менә быел ул лаеклы ялга чыга. Аның һәм барлык почта хезмәткәрләренең тырышлыгы өчен Шүрнәк почта бүлегенә 2000 сум акчалата премия бирелде.

Яхшы, киң күңелле кешеләр белән саубуллашырга теләмәсәк тә, алда әле - Юраш авылы.

Иске Юраш авылы почта бүлегендә 4 эшчән хезмәткәр эшли: Асия Сираева, Мусалия Бәдретдинова, Рушания Әминова, Эльмира Муллахмәтова. Алар минем хәтеремдә бик ягымлы, көләч һәм тырыш кешеләр булып калачак. Һичшиксез, аларны һәр өйдә түземсезлек белән көтәләр һәм бик яраталар. Иске Юраш, Сос. Юраш, Илмәт, Ядегәр, Көек, Атау авылларына, барлыгы якынча 910 кешегә хезмәт күрсәтә. Әлеге бүлектә иң тәҗрибәле һәм 34 ел намуслы эшләгән Асия Сираева быел пенсиягә чыгарга җыена, әмма "Рәсәй почтасы" Алабуга бүлеге башлыгы Мәдинә Гыйльметдинова хәйләкәрлек белән булса да аны почта бүлегендә калдыру ягында. Шулай булмый ни, шундый хөрмәтле, эшчән, үз эшенә бар көчен куя торган хезмәткәрне көндез чыра яндырып эзләсәң дә, таба алмассың!

Бәйгедә алдынгы урынны тоткан Иске Юраш почта бүлегенә 2000 сум акчалата премия бирелде. Шуны әйтергә кирәк, алар инде беренче генә тапкыр бүләкләнми. Асия Сираевадан уңышның сере нәрсәдә дип сорагач, ул тырышлык, хезмәткәрләрнең үзара ярдәмчеллеге һәм татулыгында, авыл халкының активлыгында, диде.

Туган телебезне һәм милли-мәдәни мирасыбызны саклап калуда куйган хезмәтләре өчен Олы Шүрнәк һәм Иске Юраш почта хезмәткәрләренә зур рәхмәт, без алар алдында баш иябез.

Хат ташучыларның эше күзгә ташланып тормаса да, аның әһәмияте кимеми. Ай буена пенсиясен, субсидиясен көткән пенсионерлар өчен алардан да кадерле кеше юк.

Хөрмәтле хат ташучылар! Хат ташучылар арасында конкурс алга таба да дәвам итәчәк.

2013 елның беренче яртыеллыгына газеталарга язылу нәтиҗәләре буенча без тагын алдынгы хезмәткәрләрне ачыклаячакбыз һәм бүләкләр тапшырачакбыз.

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Үзегезгә хезмәт күрсәтүче почта хезмәткәрләренә сез дә ярдәм итә аласыз. "Алабуга нуры" газетасы киләсе елда да сезнең өйгә кунак булып килсен!

Рузилә Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев