Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Атта йөрдек, кызык күрдек

Узган ялда Шишкин буалары территориясендә алабугалылар Май чабу бәйрәмен билгеләп үтте. Анда җыелган халык күңеленә хуш килгән уеннарда катнашты, концерт карады.

Алабугалыларның күпчелеге бәйрәмгә гаиләләре белән килгән иде. Бәйрәмдәге мавыктыргыч уеннарда катнашу, Май чабуга кагылышлы традицияләр турында яңа мәгълүмат ишетү һәркем өчен күңелле булгандыр. Идел буенда яшәүче төрле халыклар аны үзләренчә бәйрәм итә. Кечкенә балаларны җигүле атта йөрү, таудан чана шуу җәлеп итсә, өлкәнрәкләре төрле конкурсларда катнашырга тырышты. Хәер, балалар гына түгел, өлкәннәр дә конкурслар үткәрелгән түгәрәкләр яныннан китәргә ашыкмады. Элек-электән сугыш чукмары саналган әтәчләрне бер аягында басып торып, икенче көндәшен түгәрәктән төртеп чыгаручы малайлар алыштырды. Икәүләп чаңгыда йөгерү, Убырлы карчыкның канатлы аты - себеркегә атланып, төрле фигуралар ясап йөрү һәркемнең күңеленә хуш килде.

Бәйрәмне оештыручы спонсорларның берсе "Роквул-Волга" ААҖ оештырган түгәрәк аеруча популяр иде. Алар яшьләр өчен төрле уеннар оештырды һәм түгәрәккә баскан яшьләрнең берсе дә битараф калмады, чөнки бүләкләр дә саллы иде. Уеннарда катнашкан һәркем тәмле коймак, милли коллективлар әзерләгән тәм-томнар белән сыйланды.

Бәйрәм ахырында безне салкыннар белән куркыткан Кыш карачкысы яндырылды. Тирә-юньдәгеләр аңа карап: "Яхшы яна, ел әйбәт килер",- дип юрады. Шулай була күрсен инде. Язны әнә шундый өметләр белән каршылыйк. Илебезгә яхшы хуҗа, елларга иминлек, халкыбызга муллык телик.

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250