Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һава торышының бозылуы сайлаучылар активлыгына йогынты ясамады.

Мондый кар яву быел әле булмады, иртә белән 15 сантиметр кар яуган иде.

Иртәнге сәгать 8дә Алабуга районында 62 сайлау участогы ишекләрен ачты: шәһәрдә – 39 һәм 23 – район авылларында.  Күпчелек участокларда иртүк югары активлык күзәтелә. Көчле кар яву да шәһәр һәм район яшәүчеләренә һич комачауламады. Тезекләндерү идарәсе хәбәр иткәнчә, иртә белән 15 сантиметр кар яуган, урамнарны чистартуга бөтен техника чыгарылган. Алдан, әлбәттә, сайлау участоклары янында эшләр алып барыла һәм яшәүчеләрдән килгән шикаятьләр эшкәртелә. 4нче микрорайонда урнашкан башлангыч мәктәптәге 1406, 1405 участокларында сайлаучылар иртән актив булганнар. Бу шәһәрдәге тавыш бирү пунктларының иң олысы. 1404 номерлы сайлау комиссиясе рәисе Галина Калашникова әйтүенчә, иң беренче булып, бүген эшләүче яки шәһәрдән китергә теләүчеләр тавыш бирә, төштән соң тагын мондый күренеш күзәтеләчәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов монда беренчеләрдән тавыш биргән. Иң кечкенә санлы сайлау участогы  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында – 72 сайлаучы. Районыбыз буенча Танайка авылында иң күп санлы сайлау участогы – анда 1600 артык сайлаучы исемлектә бар. Барлыгы Алабуга районында 61 меңнән артык сайлаучы яши. Видеокүзәтү системалары 27 шәһәр сайлау участогында һәм территориаль сайлау комиссиясендә урнашкан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев