Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авыру балаларга бергәләп ярдәм итик

Шушы көннәрдә 300 мең сумлык портатив кислород концентраторына мохтаҗ булган сигез айлык Әмирә Маликова өчен акча җыю тәмамланды.

Табиблар кичерелгән менингит аркасында менингит энцефалиты дигән диагноз куйганда Әмирәгә бер генә ай була. Хәзер аңа 8 ай. Әлеге авыру нәтиҗәсендә күп санлы өзлегүләр барлыкка килә. Әйдәп баручы клиникаларда тиз арада тикшерү үтәргә кирәк була. Бала мөстәкыйль сулый алмый. Аның әнисе Регина Фәрит кызы битараф булмаган кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
— Без ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионовага мөрәҗәгать иттек. Ул Анжела Вавилова фонды белән шәхсән элемтәгә керде һәм безгә анда ярдәм итәрләр, дип ышандырды. Чыннан да, акча җыя башладык, әмма бу процесс акрын барды. Ике атна эчендә 13 мең сум гына җыйдык. Ә безгә озакка сузарга ярамый иде. Без үзебез дә кушылдык, мәгълүматны социаль челтәрләрдә урнаштырдык. Битараф булмаган кешеләр дә күп булды. Дөрес, сумманың шактый өлешен туганнарыбыз ярдәмендә тупладык. Кирәкле сумманы — 300 мең сум — без дүрт көн эчендә җыйдык, — ди Әмирәнең әнисе Регина Маликова.
— Табиблар нинди дә булса фаразлар бирәме?
— Әлегә бернинди дә фаразлар юк. Тикшерүдән соң гына билгеле булачак. Безгә дәвалану кирәк, чөнки авыруның нәтиҗәләре бик авыр, баланың хәле начарлана. Табиблар, кызганычка каршы, бала табу имин узса да, килеп чыккан авыруның сәбәпләрен аңлата алмый. Бүген без Яр Чаллыда стационар дәвалану узабыз. Кызыбызның сәламәтләнүенә ышанабыз, — дип өметләнә Регина Фәрит кызы.
Игелекле кешеләр бар ул, дөньяда. Хәзер бер кечкенә кызчык өчен акча җыю тәмамланган. Әмма безнең шәһәрдә сезнең ярдәмгә мохтаҗ булган башка сабыйлар да яши. Кечкенә генә фәрештәләргә яшәү мөмкинлеге бирегез!

Анжела Вавилова исемендәге фонд
Билгеле булганча, 2000 елда Вавиловлар гаиләсендәге Анжела исемле кызга 2 яшь тә 10 айлык чакта табиблар «острый лимфобластный лейкоз» дигән диагноз куя. Шул вакыттан Анжеланың әти-әнисе баласының тормышы өчен көрәшә башлый. Вавиловлар гаиләсе очрашкан беренче проблема — кан компонентларының донорларын эзләү. Лейкоз вакытында донорлар даими кирәк, ә Анжелада канның сирәк төркеме — A (II) Rh-, шуңа күрә гел донорлар эзләргә туры килә. Әмма иң төп проблема — сөяк миен трансплантацияләү буенча операциягә акча эзләү. Бу проблеманы хәл итү өчен күп вакыт китә. 2003 елның 14 гыйнварында янә рецидив табыла һәм тагын дәвалау башлана. Әмма 2003 елның 6 февралендә Анжела Вавилова вафат була.
Онкология авырулы балаларның һәм аларның әти-әниләренең хәсрәтен аңлаган хәлдә, бала борчуын баштан кичергән Вавиловлар гаиләсе шул ук көнне акканлылык (лейкемия) белән интегүче балалар өчен ярдәм фонды төзергә һәм аны кызлары исеме белән атарга карар кыла. Мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән кызларын дәвалау өчен Анжеланың әти-әнисе җыярга өлгергән барлык акча да Фондның устав капиталы нигезенә салына. Шулай итеп, Анжела Вавилова исемендәге иҗтимагый хәйрия фонды командасы барлыкка килә, ул яман шеш авыруларына каршы авыр көрәштә балаларга ярдәм итә.
Бүген Анжела Вавилова исемендәге фонд Алабугадан тагын бер бала өчен акча җыя. Исмаил Симоненкога 7 яшь. Ул гаиләдә кече бала. Быел, барлык яшьтәшләре кебек үк, Исмаил беренче сыйныф укучылары сафын тулыландырды. Әмма укуны кичектерергә туры килә. Малайның берничә җитди диагнозы бар, алар арасында Туретта синдромы һәм шикәр диабеты. Даими рәвештә глюкоза дәрәҗәсен махсус датчик ярдәмендә контрольдә тотарга кирәк. Бер датчик ике атнага җитә, аның бәясе — 4500 сум, гаиләнең башка чыгымнары да күп, дару алу өчен ай саен 14-15 мең сум акча таләп ителә. Исмаил ярдәмгә мохтаҗ.

Белешмә
Контакты и реквизиты Фонда имени Анжелы Вавиловой.
Полное наименование: Региональный общественный благотворительный фонд помощи детям, больным лейкемией, РТ, имени Анжелы Вавиловой.
Юридический, фактический и почтовый адрес:
420039, РТ, г. Казань, ул. Академика Королева, д. 67, тел. 8(843) 237-97-57, факс 8(843) 237-97-57.
Банковские реквизиты фонда (для перечисления средств в рублях):
р/сч. 40703810600020000198 в ПАО «АК БАРС» БАНКЕ г. Казани
БИК 049205805
ИНН 1660064436
КПП 165801001
к/сч. 30101810000000000805
Адрес электронной почты: 
hospis@angela-vavilova.ru 
Адрес сайта: 
www.angela-vavilova.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев