Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Айдар Галимов: Эшебез җиңел түгел, хәтта рәхмәтсез дияр идем

Кичә Уфадагы "Туган тел" каналы Башкорстандагы татар-башкорт эстрада җырчыларын бергә җыйды. Музыкаль телеканал чыгышы белән шушы республикадан булган татар-башкорт эстрада җырчылары өчен беренче тапкыр ябык кичә - TTstarparty оештырды. Кичәдә булган җырчы Айдар Галимов очрашуны оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм "артист халкына" моңарчы мондый очрашулар булмавына беркадәр үпкәсен дә белдерде.

- Күңелгә рәхәт, - диде Айдар Галимов "Туган тел" каналына биргән интервьюсында. - Нәрсәдер кайчан да булса беренче тапкыр булырга тиеш - бәлки иртәрәк, бәлки, соңрак. Мин, беренчедән, мондый форматта, шушындый атмосферада коллегаларымны күрергә шат. Без кайда гына очрашмыйбыз! Әмма сәхнә ул сәхнә, корпоратив ул корпоратив. Ә менә без - кунаклар ролендә, игътибар безгә юнәлтелгән булуына без өйрәнмәгән дә шикелле. Шуңа күрә башта үзебезгә сәерсенеп тә карап тордык.

Ә бит уйлап карасак, эшебез җиңел түгел, хәтта рәхмәтсез дияр идем. Кайчан кешене шатландырырга, мактарга, көлдерергә кирәк, без шунда. Ә безне мактарга вакыт та калмый кебек. Шуңа күрә мин үземнән бигрәк коллегаларым өчен шат. Аларның барысын да хөрмәт итәм. Алар талантлы егетләр-кызлар. Алар бөтен башка профессияне башкарып чыга алырлык кешеләр. Ә менә аларның эшләрен миллионнар эшли алмый, менә шуны аңларга кирәк! Алар барысы да игътибарга һәм ихтирамга лаек. Һәм бүген шушындый чараны оештырган "Туган тел" каналы һәм аның директоры Вахитов Азат Галянурович зур савап эшләделәр һәм зур хөрмәт күрсәттеләр артист халкына. Артист халкы дигән төшенчә бар һәм алар күп түгел. Артист халкы булу бөтен кешегә дә бирелмәгән. Шуны белергә кирәк һәм аның җаваплылык икәнен дә тоярга кирәк. Кайвакыт очрашып ял да итә белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев