Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азия апа Ефремова: «Гаиләдә иң мөһиме — күпне күрми, күпне ишетми яши белү»

Алабугада гомер итүче Азия апа һәм Иван абый Ефремовларның бергә яшәүләренә шушы көннәрдә 55 ел булды.

Алар тарихы — тормыш авырлыкларына, язмыш сынауларына карамастан, бергә дус-тату яшәүнең ачык үрнәге.

Зөбәрҗәт туйлары уңаеннан котлауларын җиткерергә бәхетле пар янына бу көнне шәһәр Советы депутаты, 8нче санлы мәктәп директоры Миңнечулпан Сафина да килде. Ул Азия апа белән Иван абзыйга бүләкләр тапшырды, иң җылы, ихлас теләкләрен җиткерде: «Азия апа, Иван абый, сезне күркәм бәйрәмегез белән котлап, сезгә сәламәтлек, озын һәм тигез гомер телим. Сез — безнең микрорайонның асыл йөзек кашлары, һәркемгә үрнәк булырлык матур гаилә. Сезне хөрмәт итәм, үз туганнарымдай яратам», — диде Чулпан Наил кызы котлау сүзендә.

Азия апа — Сарман районында туып үскән, Иван абзый — Алабуга районы Иске Үтәгән егете. Ничек итсә-итә, армиядән кайткан чибәр Иванны дус кызына кунакка кайткан чая Азия үзенә карата. Танышуларына бер атна булуга, гашыйк яшьләр никахларын рәсмиләштерә.

— Мин үткен-чая, ә Иван — чибәр. Таныштык, кавыштык. Ул вакытта бит хәзерге кебек туйлар юк иде. Матур күлмәк тә булмады. Бардык та язылыштык. Шуннан бирле яшибез, — ди Азия апа.

Иван Федор улы 45 ел буена нефтьчеләрдә вахта автобусын йөртүче булып эшли. Азия апа — 25 ел буена медицина өлкәсендә хезмәт куя. Тырыш, намуслы хезмәтләре өчен бүләкләре, Рәхмәт хатлары да шактый. 
Азия апа белән Иван абыйның өйләрендә тыныч, чиста-пөхтә. Күренеп тора: биредә эш сөючән кешеләр яши. 

Ярты гасырдан артык гомерләрен иңне-иңгә куеп яшәгән бу матур гаиләдән тату яшәү серен дә сорамый калмадык, әлбәттә. Ә, карасаң, монда сер дә юк икән. Азия апа әйтмешли: бары тик бер-береңне хөрмәт итәргә, күпне ишетмәскә, күпне күрми кала белергә генә кирәк.

— Үтте дә китте гомерләр. Әллә яшәдек, әллә яшәмәдек. Эшләдек тә эшләдек, талашмадык. Авыр вакытларны бер-беребезгә таяндык, — ди Азия апа.

Микрорайон депутаты Миңнечулпан Сафина да бу гаилә турында берничә сүз әйтте: «Азия апа белән Иван абый — гел бергә. Азия апа гел елмаеп-көлеп тора, оптимист ул. Ә Иван дәдәй — сабыр, ипле һәм төпле хуҗа. Алар безнең микрорайоныбызның — йөзе, бәйрәмнәргә чакырып торабыз, аларны бик хөрмәт итәбез», — диде.

55 ел бергә гомер иткән Азия апа белән Иван абый быел 80 яшьлек юбилейларын да билгеләп үтәргә җыена. Аларга бәхетле озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез.

Зөбәрҗәт туй — еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы, диләр. Һәммәбезгә дә шушы күркәм яшькә җитеп, гаилә җылысын саклап, матур гомер итәргә язсын иде.


Фотода: 
Шәһәр Советы депутаты Миңнечулпан Сафина Азия апа белән Иван абыйны зөбәрҗәт туйлары белән котлады.

Азия һәм Иван Ефремовларның туй фотосы. / Фото Гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев