Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бабай кебек батыр булырмын

Ярата, бик ярата Азат бабасын. Карт инде ул, авылда әбисе белән бергә әкрен генә яшәп яталар. Әбисе дә әйбәт Азатның, ләкин бабасын барыбер ныграк ярата. Нигә икәнен үзе дә белми ул. Бабасының аты бар, шундый акыллы, үзе ап-ак. Бабасын атсыз, үзен бабасыннан башка күз алдына китерә алмый Азат. Шуңа күрә...

Бабасына 7 яшь чагында әтисен сугышка алып киткәннәр. Ике генә хаты килгән аның.

Көннәрдән бер көнне аларга хат ташучы апа килеп керә. Йөзе борчулы. "Үлгәнме?" - дип сорый әнисе. "Юк, хәбәрсез югалган, Ленинград янындагы сугышларда. Бәлки исәндер дә, бик кайгырмагыз әле", - дип юата ул аларны. Апасы, сеңлесе һәм Азатның бабасы "инде әтисез нишләрбез?"- дип әниләренә төбәлә. Ятим калуларын күңелләре белән тоялар алар.

Көннәр үтә, ашарларына бетә. Әниләре, балаларын исән калдыру өчен, авылның сарык көтүен көтәргә алына. Көн саен, иртүк торып, көтү көтешү кечкенә малайга авыр була, билгеле. Ләкин түзәргә туры килә, чөнки бүтән тамак туйдыру, исән калу чарасы юк.

Язгы эссе көн. Ач килеш эсседә көн озын сарыклар артыннан чапкан улын кызганган әнисе, алданрак кайтып, аш пешерергә була. Кечкенә малай болында сарык көтүен үзе генә көтеп кала. "Утырам шулай бернәрсә дә уйламыйча, кинәт сарыклар чабыша башлады. Мин, аптырап, сарыклар янына йөгердем. Карасам, көтү уртасында зур гына бүре йөри, әле бер сарыкны, әле икенчесен эләктерергә тырыша. Мине күрүгә, тиз генә бер бәрәнне сыртына, капчык салган шикелле генә селтәп салды да, урманга таба чаба башлады. Мин аның артыннан елый-елый чабам. Бүре әллә минем тавыштан куркып калды, әллә бәрәнне җайлабрак кабарга уйлады - бәрән төшеп калды да, кычкыра-кычкыра, кире көтүгә чапты. Бүре, туктап, миңа бик озак карап торды. Минем дә элеккеге кыюлыгым беткән иде инде. Бәхеткә, тау башында җир сукалаучы апалар, бу хәлне күреп, миңа ярдәмгә ташландылар. Бүре, алардан шүрләптер инде, әкрен генә атлап, урманга менеп китте. Мин, кымшанмыйча, аның артыннан карап калдым. Ә бит бүре сарык урынына үземне алып китә ала иде. Мин үзем турында уйламадым. Әгәр сарыкны бүре алып киткән булса, бездән бит сарыкны түләтәләр һәм көтүне бездән алалар иде. Без ач кала идек. Теге апалар мине орыша башладылар. Мин аларга шулай дип җавап биргәч, мине кочаклап еладылар".

Бабасы сөйли, Азат вакыйганы күз алдына китереп утыра, бабасын кызганудан күзләренә яшь тыгыла. "Мин бабай кебек булдыра алыр идемме икән? Аңа ул вакытта 8 яшь булган, миңа инде 13 яшь. Бабай шикелле батыр, кыю йөрәкле булырга кирәк!" - дигән нәтиҗә ясый Азат.

Әнә шулай, авылга кайткан саен, бабасы Азатка үзенең башыннан үткәннәрен сөйли, гыйбрәт өчен сөйли. "Ат - минем балачак хыялым иде, - дип сөйли ул. - Әтиле малайлар атка утырып йөри. Ә минем әтием сугышта югалды, мине атка утыртучы юк. И-и-и, кызыга идем инде. Үземә сүз биргән идем: үскәч ат алырга, үземнең балаларымны туйганчы атка утыртып йөртергә".

Бабасы сүзенә тугры калды, балалары әтиле һәм атлы гаиләдә үстеләр. Хәзер инде оныкларын атта йөртә. "Үзем исән чакта атны беркемгә дә бирмим!" - ди ул. Шуңа күрә, асравы авыр булса да, ат тота Азатның бабасы.

Ярата, бик ярата Азат бабасын. "Ходаем, озын-озак гомер бир бабама!" - дип теләкләр тели ул.

Гүзәлия Шафикова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев