Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балачакның кышкы кичләре

...Хәтерләргә шулай кереп калган Балачакның кышкы кичләре.

Буран йортның һәрбер бүрәнәсен

Исни-исни бик нык төпченә.

Мүген коеп, кермәкче ул – көчкә

Җылы тоткан бүлмә эченә.

 

Баганалар гүли. Буран җырын

Тапшыра ул ерак-еракка.

Кышның шушы буранлы көннәре

Сузылган кебек озын-озакка.

 

Сәндерәдә тезелешеп яткан

Балалар, җылы булсын-булмасын –

Әкият сөйли. Кичке озын төндә

Буранны соң кемнәр тыңласын!..

 

Усаллана буран. Карга күмә

Әрдәнәдәге бар утынны.

Ләкин утын мичтә  шартлап яна –

И, сөенеч кайнар ялкыны!

 

Утын булса, яшәп була, ләкин

Күп ашый шул аны мичләре!..

Их, авыр шул! –

Җилкәләргә салып утын ташу.

...Хәтерләргә шулай кереп калган

Балачакның кышкы кичләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев