Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балаларны саклыйк

Үпкә чире аркасында ел саен дөньяда 3-4 миллион кеше дөнья белән хушлаша. Соңгы 5 елда Татарстанда туберкулез буенча эпидемиологик хәл тотрыклануга бара.

Фтизиопедиатр табиб Зөһрә Галиева хәбәр итүенчә, туберкулез - озакка сузылган йогышлы авыру. Аны китереп чыгыручы микобактерия әйләнә-тирәлектә озак сакланырга сәләтле. Урам тузанында ул 10 көн, китап тышларында 3 айга кадәр, суда 5 айга хәтле яши.

Балалар һәм яшүсмерләр аны туберкулез авырулы кешедән яисә хайваннардан (мөгезле эре терлектән) йоктырырга мөмкин. Беренче чиратта, шикәр чире, бөерләр ялкынсынуы кебек авырулы балалар авырып китү куркынычы күбрәк. Инфекция таралуының 3 юлы бар: авыру кеше төчкергәндә яисә йөткергәндә, һава тамчылары белән бергә; инфекцияле ашамлык (авырудан калган азык, авыру хайваннарның ите, сөте, сөт ашамлыклары) аркылы; еөнкүрештә аралашу (авыру кешенең савыт-сабасын, аның әйберләрен куллану).

Туберкулезга каршы махсус кисәтү ысуллары үткәрелә. Бала тугач та, 4-7 көнендә үк аңа вакцинация ясыйлар. Аны 6-7 ел узганда, кабатлыйлар, билгеле шул еллар эчендә Манту сынавы нәтиҗәләре искә алына.

Безнең районда бу чараларны тәҗрибәле шәфкать туташлары һәм фельдшерлар башкара, алар ел саен уку уза.

Балалар һәм яшүсмерләргә авыруны кисәтү максатларында иммунодиагностика ясау - туберкулезны ачыклауның бер ысулы булып тора. Балаларга 1-7 яшь аралыгында елына 1 тапкыр Туберкулинлы Манту сынавы үткәрелә, 8-17 яшьләрдә сынауны Диаскинтест белән ясыйлар. Моннан тыш, 15, 17 яшьлекләрнең күкрәк читлегенә флюорография тикшерүе үткәрелә. Сынаулар үткәннән соң, түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим:

- инъекция урынын эшкәртмәскә;

- кул юганда, юа торган матдәләр тигезмәскә;

- бәйләвеч, лейкопластырь куймаска, җиң белән тыгызламаска.

Өч көннән соң сынау нәтиҗәләре билгеле була. Кирәк булганда, фтизиопедиатр өстәмә тикшерү үткәрә һәм профилактик дәвалау чараларын билгели. Әгәр моны вакытында эшләмәсәң, инфекция башта лимфа системасына үтеп керә, аннары үпкә һәм башка органнарны зарарлый. Табиблар әйтүенә караганда, соңгы 2-3 елда БЦЖм вакцинациясеннән һәм Манту сынауларыннан баш тартучылар ешайган, әмма ата-ана үзенең бу гамәле белән баласының туберкулез инфекциясеннән саклану хокукын боза, дигән сүз. (РФ Конституциясенең 41 маддәсе, статья 10 Федерального Закона от 30.03.1999 елдагы Федераль законның 10 маддәсе, "Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге" 52нче ФЗ).

Әйтергә кирәк, сынаулар, тикшерү һәм дәвалау бушлай.

Хәзерге туберкулез тиз башланып китә, ул күп очракта үпкәләр ялкынсынуына охшаш. Андый авыру, 10 көн эчендә хәле җиңеләймәсә, фтизиатрга мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев