Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Баланы агуланудан ничек сакларга

Барлык балалар да кызыксынучан һәм күзләре төшкән эйберне тотып карау гына түгел, авызга да алырга мөмкин. Бу вакытта әниләргә, балалары сәламәтлегенә зыян салмасын өчен, уяу булырга кирәк.

- 3 яшьтән олы балалар арасында өлкәннәр карап җиткермәү аркасында килеп туган агуланулар санының кискен артуы күзәтелә. Дару препаратлары һәм көнкүреш химиясе белән агуланулар еш күзәтелә. Төп "риск төркемен" кызыксынучанлык белән матур, конфетка охшаган озынча төймәләр йоткан балалар тәшкил итә. Хәтта витаминнар белән дә агуланырга була - барысы да кабул иткән дозадан тора, - ди Алабуга үзәк район хастаханәсе медпрофилактика бүлмәсе хезмәткәрләре.

Гадәттә, агулануның симптомнары булып көтмәгәндә хәл китү, кешенең үз-үзен тотышы кискен үзгәрү тора. Әгәр әти-әниләр балаларының ярамаган ризык ашаганын тәгаен белми икән, аны күзәтергә кирәк: ул кинәт хәлсезләнә һәм йокымсорый башлый икән яки, киресенчә, борчыла, кычкыра, елый башласа, аларның шикләнүе дөрес булырга мөмкин. Нинди матдә белән агулануга карап, эч авырту, косу, шок билгеләре (төс китү, тән тиресе салкынаю, еш сулыш алу, аң югалту, ирен һәм тырнаклар зәңгәрләнү), көзән җыерулар, пешү яки авыз тирәли тиренең төсе үзгәрү (әгәр матдә зәһәр булса).

Мондый очракта кичекмәстән табибка күренергә кирәк, ләкин эшне аңа кадәр җиткерү кирәкми.

Табиблар әти-әниләргә балаларның сәламәтлеген һәм гомерен саклап кала алырлык төп кагыйдәләрне искә төшерә:

- дару, химик матдә һәм куркыныч предметларны балалар кулы тия торган урыннарда: аш бүлмәсендә (составында хлор булган әйбер, чистарткыч сыеклык, марганцовка, уксуслар), юыну бүлмәсендә (медикамент, дезодорант, лак, шампунь, чәчне карап тоту, ваннаны чистарту чаралары, кер юу порошогы, агарткыч, тап чыгаргычлар), йокы бүлмәсендә (одеколон, исле май, бизәнү әйбере, дарулар), келәттә (цемент, пестицид; тычкан, кырмыска, тараканнардан агу; керосин, антифризлар), сумкада (тәмәке, зажигалка, дару, исле майлар) калдырмагыз;

- агулы матдәләрне һәркакыт үз кабында саклагыз, беркайчан да аларны ашарга яраклы продуктлар өчен капларга салмагыз, агуларны һәм ашарга яраклы продуктларны бер үк җирдә сакламагыз;

- агулы матдәләрдән файдаланганда, балаларга арка белән борылмагыз;

- балалар күз алдында дарулар кабул итмәгез - балалар барысын да өлкәннәр артыннан кабатлый;

- беркайчан да балага дару урынына конфет бирәм, дип әйтмәгез;

- өйдәге аптечканы һәрвакыт ябып калдырыгыз;

- куллану вакыты чыккан даруларны сакламагыз.

Бу кагыйдәләр бик мөһим, әмма алар көндәлек ыгы-зыгыда һәр вакытта да сакланмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев