Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балык йокламасын өчен, күлдә чуртан кирәк

Биш алабугалы торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча район башлыгы киңәшчесе таныклыгы алды.

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә югары квалификацияле кадрларның аз булуы сер түгел. Слесарь, сантехниклар җитәрлек булса да, проблема нечкәлекләрен яхшы белгән, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып эшләүче профессионаллар кирәклеге көн кебек ачык.

Атна саен кабул итүләр, утырышлар оештырылса да, алабугалылар өчен ТКХ темасы актуаль кала. ОДН, кайнар су, тарифлар, сыйфатсыз хезмәт, идарәче компания эшенә кагылышлы сораулар Геннадий Емельяновның шәхси кабул итүенә килгән алабугалылардан да, интернет аша килгән мөрәҗәгатьләрдә дә еш яңгырый. Күпчелек проблема башлык ярдәмендә хәл ителсә дә, кайберләре әле һаман шул ук урында кала.

-Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрне өйрәнә башлагач, барлык структураларның да эшне ахырына кадәр җиткермәве ачыкланды, - диде Геннадий Емельянов. - Мин мөрәҗәгатьне башкарма комитетка җибәрәм, башкарма комитет - бүлек җитәкчеләренә, нәтиҗәдә, бирем идарәче компаниягә килеп җитә, ә ул теге яки бу сәбәпләр аркасында аны үтәми. Бу сихерле әйләнә барыбызны туйдырды. Шуңа күрә мин инициатив төркем булдыру турында карар кабул иттем. Ул торак-коммуналь предприятие, идарәче компания, "Водоканал", ПТС, газчылар эшен координацияләячәк.

Инициатив төркемгә актив, башлык әйтүенчә, "үзләренә һәм башкаларга югары таләпчән", ТКХ өлкәсендә тәҗрибәләре булган алабугалылар керә. Алар - Леонид Чумаков, Сөнгатулла Хисмәтуллин, Анатолий Бурдин, Бердыгали Бохоров һәм Нина Балобанова. Хәзерге вакытта лаеклы ялда булуларына карамастан, алар шәһәр тормышына битараф түгел: халык мәнфәгатьләрен яклап төрле инстанциягә хат язалар, район башлыгына киләләр, атналык киңәшмәдә үз тәкъдимнәре белән катнашалар.

- Алар гел хәрәкәттә. Район башлыгы буларак миннән дә, шәһәр башкарма комитетыннан да үз сорауларына җавап таләп итәләр, кайбер мәсьәләләрнең чишелеше туктап калу сәбәпләре белән кызыксыналар, - диде Геннадий Емельянов. - Шуңа күрә без аларга башлык киңәшчесе булырга тәкъдим ясадык. Балык йокламасын өчен күлдә чуртан кирәк, - дип өстәде башлык, - Менә шул чуртан ролендә инициатив төркем булачак.

Төркемне Леонид Чумаков җитәкләячәк. Ул слесарьдан башлап баш энергетик, аннан соң директор булган кеше. Узган елда ул ОДН мәсьәләсен күтәреп кенә алмады, аны хәл итүдә күп көч куйды. Инициатив төркем документ белән тәэмин итү һәм контроль бүлеге җитәкчесе Виктор Анищенко белән эшләячәк.

Башлык һәм аның ТКХ буенча киңәшчеләре атнага бер мәртәбә җыелып, теге яки бу проблеманы хәл итү өстендә эшләячәк. Соңыннан инициатив төркем әгъзалары, кабул ителгән чаралар турында халык алдында чыгыш ясаячак.

- Без үзебезне һәм халыкны чиновниклар башбаштаклыгыннан араларга тиеш, - дип аңлатты Леонид Чумаков.

- Интернет аша кабул итү бүлмәсенә алабугалылардан килгән хатларны укысаң, барлык сорауларның ТКХга кагылышлы булуын күрергә була. Мәсәлән, шәһәрнең аскы өлешендә урнашкан җиде фатирлы йортта яшәүчеләр, үзләре түбәгә менеп карны чистрату өчен, баскыч булса да куюларын сорап идарәче компаниягә мөрәҗәгать иткән, ә тегеләре игътибар да итмәгән! - ди Анатолий Бурдин.

- Идарәче компанияләр үзләренең кесәләре турында түгел, халык турында кайгыртырга тиеш. Алайса, директорга хезмәт хакы язалар да, слесарь белән сантехникка зарплата җитми кала, - ди Бердыгали Бохоров.

- Минемчә, идарәче компанияләр йорт өчен җаваплы кешеләр белән бергә эшләргә тиеш. Моңа ирешә алмасак, берни дә барып чыкмаячак, - дип саный йорт буенча җаваплы Сөнгатулла Хисмәтуллин.

Халык мөрәҗәгатьләре - район башлыгы киңәшчеләренең төп эш юнәлеше булачак. Инициатив төркем проблема барлыкка килгән урынга барып, аны урында караячак, аны төрле яклап өйрәнәчәк, идарәче компания, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның эшен күзәтәчәк. Хәзерге вакытта хокук палатасы һәм прокуратура башлык киңәшчеләренә зуррак вәкаләтләр бирү мөмкинлеген карый.

Налия Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250