Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Батырлык дәресе

Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан Алабуга Эчке эшләр бүлеге ветераннары үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү максатында, төрле чаралар үткәрде.

Алабуга районы Эчке эшләр бүлеге инспекторы Любовь Бикмуллина хәбәр итүенчә, беренче чиратта, батырлык дәресләре узды. Башта ветераннар татар гимназиясендә һәм 6нчы мәктәптә булдылар. 16 февральдә ветераннар 9нчы мәктәп укучылары белән очрашты. Полиция бүлеге Ветераннар советының рәисе Михаил Красильников аларга Бөек Ватан сугышы чорында милиция хезмәткәрләренең роле турында, аның хезмәттәшләре балаларга партизаннар хәрәкәте һәм тыл хезмәтчәннәре турында сөйләде. Укучылар бәйрәм хөрмәтенә концерт чыгышы әзерләгән иде.

Хәрби-патриотик спартакиада

Ветераннар шулай ук шәһәрнең "Бердәм Россия" стадионында "Форопост" яшьләре оештырган спартакиадада катнашты. Анда Алабуга мәктәпләренең барысы да диярлек һәм өч уку йорты студентлары: медучилище, мәдәният һәм сәнгать көллияте, политехника көллиятендә укучылар көч сынашты. Ярышлар сигез тшрдә үткәрелде: автоматны сүтү һәм җыю, пневматик коралдан ату, граната ыргыту һ. б.

Форпостчылар әйтүенә караганда, ел саен мондый сынаулар вакытында көн кояшлы туры килә. Мәктәп командалары арасында беренче урынны 2нче гимназиячеләр алды. Студентларга килгәндә, жюри фикеренчә,мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укучыларның нәтиҗәләре - иң югарысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев