Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бехтерево авылының иҗади тормышы

Бишенче "Россия талантлары" Бөтенроссия конкурсында җиңүче Наталья Русакова I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды.

Наталья Бехтеревода яши, 35 яшьтә, II группа инвалиды; "дөньяда олы йөрәкле иң мәрхәмәтле кеше, искиткеч оста куллы" - авылда аның турында әнә шулай диләр. Ул хачлап чигү белән мавыга, авыл мәдәният йортындагы түгәрәккә йөри. Бер күргәзмә дә аның эшеннән башка үтми.

- Мәскәүгә гариза һәм Натальяның чигүләреннән фоторәсемнәрне җибәрдем - авылыбызда шундый сәләтле кеше яши, ә аның турында беркем дә белми! Түземсезлек белән нәтиҗәне көттек. Ике атна вакыт үтүгә, аның исеменә беренче дәрәҗәдәге диплом алдык.

Бәйге мәрхәмәтле эшләр атналыгы барышында уздырылган иде, анда сәламәтлеге чикләнгән кешеләр катнашты. Натальяның эшләре шундый зиннәтле! Мин аның "Зиннәтле бәйләм" һәм "Кара аккошлар" дигән картиналарының фотосын җибәрдем. Аккошлар аңа җиңү китерде, - дип сөйләде авыл мәдәният йорты директоры Диана Агаева.

Мин оста белән очраштым, ул чигү генә түгел, фото белән дә кызыксына икән, тик бу турыда соңрак.

Наталья бала чагыннан ук чигә башлаган, башта сөлге, аннары канва белән. Сюжетлар табуда туганы алып кайта торган чигү журналларыннан файдалана. Җепләрне үзе сайлый. Сатудагы тупламнарга караганда, болары җетерәк, ди ул.

Яраткан темалары: чәчәкләр, чиркәүләр. Тәүге эшләре кечкенә булса, хәзер ул зур картиналар чигүгә өстенлек бирә.

- Наташаның карашы үзенә бер төрле. Мәсәлән, күпме җеп кирәген исәпләми, схемага карый да, чигә. Нигездә үзе өчен, яисә кемгә дә булса бүләккә. Конкурс эшләрен әзерләве беренче тапкыр, - дип сөйли әнисе Надежда Григорьевна. Ике эшкә өчәр ай вакыт киткән. Хәзер ул яңасын башлаган - куе зәңгәр тирәлектә ап-ак калла чәчәкләре. Надежда Григорьевнаның теләге буенча, кытай мотивлары буенча эшләргә нияте бар. Русаковлар коллекциясендә күпчелеге зур картиналар, шуларның берсе - виноградлы натюрморт мине бигрәк тә сокландырды. Ул шуның кадәр чынбарлыктагыча, фоторәсем диярсең!

Фотоларга килгәндә, башта чиркәүләр һәм истәлекле урыннарны төшергән, кайвакыт аңа төрле урыннарга барырга мөмкинлек чыга. Мәсәлән, Мәскәүдә, Түбән Новгород өлкәсендә урнашкан Дивеев монастыренда булган. Изге урыннар белән кызыксынуы очраклы түгел, туган авылында әнисе белән бергә чиркәүгә йөри.

Русаковларның кызлары өчәү - Натальяның апасы һәм игезәк туганы бар. Барысы да чигә.

- Игезәкнең сыңары безнең авылдагы Ирина Рожина улында кияүдә. Кодагый да чигә, бакчада эшли, терлеген карый, печән чаба, шуларның барын да бер кулы белән эшли. Аңа 16 яшь вакытта, кыр тракторы аның сул кулын терсәгенә кадәр өзә. Язмыш кушуы буенча, шул тракторчыга кияүгә дә чыга. Хәзер дә бергә яшиләр, - ди Надежда Григорьевна.

Ирина Владимир кызы Гари авылыннан. Туйдан соң, 1982 елда, Бехтеревога күченәләр, анда аларга фатир бирәләр. Бүген Ирина почта башлыгы булып эшли. Чигү белән ун ел элек кызыксына башлаган.

- Мин ат рәсемнәрен чигәргә яратам. Табигать күренешләре, бигрәк тә кышкы чиркәү рәсемнәре ошый, соңгы вакытларда иконалар игътибарны җәлеп итә. Чигү эше тынычландыра. Башлыча кышын чигәм, җәен - бакча, хуҗалык. Укырга яратам. "Тын Дон", "Граф Монте-Кристо"ны яңадан укып чыгасым килә, - ди Ирина Владимировна.

Авылдашлары Ирина Рожинага соклана.

- Мин аңа бүгеннән үк һәйкәл куяр идем! - Диана Агаева.

Диана бер ел элек мәдәният йорты директоры булы эшли башлаган. Ул җирле иҗат коллективлары турында сөйләде, анда катнашучыларның һәммәсе өчен борчыла:

- Бездә "Сударушка" халык ансамбле бар. Өлкән яшьтәге хатын-кызлар, музыкаль белемнәре булмауга карамастан, күңелгә үтәрлек итеп җырлыйлар! Аларны әби дип атарга тел әйләнми, барысы да чибәрләр! "Җиңү салаваты" фестиваленең "Ансамбльләр. Вокал" номинациясендә 1 урынны яулады. Клуб каршында "Силуэт" бию төркеме дә шөгыльләнә. Балалар шундый ук тырыш һәм сәләтле. Алар әлеге фестивальнең хореография юнәлешендә 3 урын алды. Мин алар белән горурланам. Бехтерево авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Виктория Габдрахмановага рәхмәтлемен. Ул - үз эшенең остасы, бергә без - зур көч.

Теймур Агаев фестивальнең "Вокал. Ялгыз башкару" номинациясендә 2 урыннга лаек булган. Теймур - талантлы башкаручы, мәдәният йортында алыштыргысыз хезмәткәр, чөнки бөтен ир-ат эше - җиһазларны көйләүдән алып, соңгы кадакны сугуга кадәр аның җилкәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев