Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Белеп тор, браконьер!

Бәйрәм алдыннан Алабуга урманнарында ел саен үткәрелә торган Яңа ел алды патрульлеге башланды.

Шәһәр һәм районда, бөтен республикадагы кебек үк, “Чыршы” оператив-профилактик акциясе старт алды. Аның максаты – урман чибәркәйләрен законсыз кисүгә юл куймау. Моның өчен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында сигез мобиль төркем булдырылган, алар бу көннәрдә Алабуга урманчылыгының җаваплылык зонасына кергән Алабуга, Менделеевск һәм Тукай районы урманнарын йөреп чыга. Барлыгы Алабуга районының урман хуҗалыгы мәйданы бүген 30 мең гектардан артык тәшкил итә.

Алабуга урманчылыгының урманны саклау һәм яклау инженеры Алевтина Согорина сүзләренә караганда, узган ел “Чыршы” операциясе кысаларында унга якын беркетмә төзелгән. Быел яңа елның төп символын законсыз кисүнең әлегә бер очрагы теркәлгән. Хокук бозучы Менделеевск районының бер авылында яшәүче кеше булып чыккан.

Өстәвенә, законсыз кисү факты “Чыршы” операциясе башланганга кадәр үк, төгәлрәге – ноябрьдә теркәлгән иде. Бу кешегә чыршы нигә шулай иртә кирәк булган, аңлашылмый. Хокук бозучы агачны чүлмәккә куярга теләвен аңлатты. Әлеге чыршының биеклеге бер метрдан кимрәк, аның диаметры 6 сантиметр иде. Бу очракта зыян 1666 сум тәшкил итте, бүгенге көнгә ул түләнгән.

Урман хуҗалыгына зыян салу турында әңгәмә акрынлап штрафларга күчте. Алевтина Согорина сүзләренә караганда, әлеге хокук бозу административ хокук бозулар турында Кодексның 828 статьясы 1 өлешенә эләгеп, физик затлар өчен 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр штраф салуга китерә. Вазифаи затларга җәза суммасы 20дән 40 мең сумга кадәр булачак. Ә менә юридик затка бу очракта штраф күләме 200дән 300 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Нәтиҗәдә, рөхсәтсез алынган чыршылар бер дә отышлы түгел. Аларны Алабуга урманчылыгы хезмәткәрләреннән яки чыршы базарында сатып алу күпкә арзанрак һәм куркынычсызрак. Исегезгә төшерәбез, урман чибәркәенең бәясе 350 сумнан 1500 сумга кадәр. Әңгәмәдәшебездән законсыз киселгән чыршылар белән ни булачагы турында кызыксынабыз. Бөтен конфискат сатуга, аукционга яки чыршы базарына, яки нинди дә булса предприятиеләргә хәйрия ярдәме сыйфатында җибәрелә. Бернәрсә дә ташланмый, юк ителми. Сүз уңаеннан, чыршыны законлы сатып алучыларның кулларына озату документы – юллама яки чек бирелә. Әлеге документларны таләп буенча 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк “Чыршы” операциясендә катнашучы хокук саклау органнары хезмәткәрләренә күрсәтергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев