Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

БЕЛГЕЧЛӘР "ВАТРУШКАЛАР”ДА ШУУНЫ ТЫЯРГА ТЕЛИ ЯКИ МИНИСТР ГАДЕЛ ВАФИННЫҢ ТАУ ШУУЫ НИ БЕЛӘН ТӘМАМЛАНГАН?

Тау шуу өчен “ледянка” һәм “плюшка”лар, икенче төрле аларны “ватрушка”лар дип тә атыйлар, сәламәтлек өчен куркыныч. Уңышсызрак бәрелсәң я әйләнеп каплансаң, кул-аяк кына түгел, умыртка баганасы сынарга да күп сорамас, дип кисәтә Казан дәүләт медицина академиясенең травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире Игорь Панков. Ул “ледянка” һәм “плюшкалар”ны бөтенләй тыю яклы.

– Бу бик җитди проблема. Күп кирәк мени балага? Ул утырып таудан төшкәндә умыртка баганасы йомшарган була. Имгәнү өчен бер бәрелү җитә. Бәрелгән булса, баштан балада авырту, алҗыганлык барлыкка килә. Гадәттә, беренче көнне үк беркем дә табибка мөрәҗәгать итми. Ә балада берьюлы 2-4 умыртка сөяге сынган булуы ихтимал. Бу умыртка баганасы кәкрәюгә китерә”, - ди белгеч.

Игорь Панков аңлатуынча, егыла-бәрелә калса, ледянкада шуып кайтканнан соң, кичкә баланың умыртка баганасының күкрәк өлешендә авырту барлыкка килергә мөмкин. Ә ата-аналарның моңа игътибар итмәве бар.

– Ярар, бетәр әле, диләр, ә еллар үткәч, кешенең инвалидка әйләнүе мөмкин, чөнки умыртка буыннары арасында кан әйләнеше бозылган була. Кыскасы, хәзер ледянкаларга алмашка килгән "плюшка"лар бик популяр, бу бик куркыныч нәрсә. Шуңа “плюшка”ларны тыярга кирәк. Моңа түрәләр дә колак салса, шәп булыр иде”, - дип чаң суга КДМА белгече.

12-13 яшьтәге бәрелүнең нәтиҗәсе 32 яшьтә беленгән

Тау шуганда нык кына бәрелүдән тискәре нәтиҗәсен Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да еллар узгач кына тойган. Балачак шуклыгының нәрсәгә китергәне турында ул журналистларга матбугат конференциясендә сөйләде.

– Мәктәптә 6 нчы класста укыганда “квартал”да яшәгән вакыт. Кышын ледянкалардан шуарга һәвәс идек. “Оргсинтез” бассейны янында текә тау бар иде. Ул шулкадәр текә иде ки, кырый-кырыйдан бруствер (кар өеменнән үскән киртә) булмаса, машина юлына чыгып китәргә дә күп калмый иде. Ледянкадан төшкәндә, мин билем белән шул брустверга килеп бәрелдем. Авыртты башта авыртуын, аннары шуның белән бетте. Ничек уйлыйсыз, шушы имгәнүнең нәтиҗәсен ничә яшьтә белдем икән? 32 яшьтә! – ди министр.

Гадел Вафин әйтүенчә, умыртка баганасында умырткалык сөякләре арасында бүсер пәйда булу шул бәрелүнең “әҗере” булган.

– Шул балачактагы имгәнүнең нәтиҗәсе еллар узгач кына үзен сиздерүен аңладым. Димәк, аның кайтавазы озак еллардан соң гына килеп ирешкән, - диде министр.

“Үсеп килүче организмның умырткалыгы чыннан да бик уалучан, имгәнүләргә бирешергә мөмкин”, - дип, Гадел Вафин “ледянка”, “ватрушка”ларның имгәнү өчен чыннан да мәкерле мавыктыргыч булуын таныды, әмма бөтенләй үк тыю фикерен әйтмәде.

Кышның әле тау шуу һәм башкалар белән кинәндерә торган көннәре алда. Тауга барсак, үзебез дә балалардан ким түгел. Тау шуганда сак һәм уяу булып, чана-ледянка, ватрушкалар корбаны булырга язмасын!

ЧЫГАНАК: http://www.intertat.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев