Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер күрешү – үзе бер гомер

Күпме гомер инде күрешкән юк, Еллар арты еллар узылды. Чәчләргә дә күптән чаллар керде, Маңгайларга сырлар сызылды. Менә шундый сабакташлар җыелды бу очрашуга. 45 ел үткәч күрешү бигрәк кызык икән. Кайберләребез шул гомердән бирле бер тапкыр да очрашмагандыр, бер-беребезне танымый тордык. Өр-яңадан танышырга, ә аннары үсмер чактагы вакыйгаларны искә төшерергә...

Иске Юраш мәктәбенең агач бинасында ничек белем алуыбыз, тәнәфестә эшләп ташланган шуклык-шаярулар, дәрестән тыш башкарган эшләр, укытучылар белән булган мөнәсәбәтләр - барысы да матур хатирә булып сакланган. Бик үк уңай булмаган шартларда да 35әр балалы сыйныфларда тирән белем һәм тәрбия бирергә тырыштылар безгә укытучыларыбыз. 10 нчы сыйныфны тәмамлаган 24 укучының 11е югары уку йортларына керә алган икән, бу инде мәктәп укытучыларының тырыш хезмәт нәтиҗәсе дигән сүз.

Сигез укучысын үзе машинага утыртып Казанга озатып калган мәктәп директоры Хәйдәр абый Галиуллинны да (ул әле исән, Чаллыда яши), математика укыткан Дмитрий Григорьевич Тарасовны да, татар теленнән тирән белем биргән Рәйсә апа һәм безне хезмәткә өйрәткән Вәгыйзь абый Сәлимовларны да, тарих укытучылары Харис һәм Тимерхан абыйларны, химия серләренә өйрәткән Фәйрүзә апаны, рус теле укытучылары Әнисә апа, Рифкать абый һәм башка мөгаллимнәребезне (күбесе инде мәрхүм) җылы хисләр белән искә алдык без бу көнне. Безнең белән очрашуга бары физика укытучысы Дамир Хуҗа улы Әюпов кына килә алган. Ул әле дә сафта: Алабугадагы мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыта, иҗат белән дә шөгыльләнә икән.

1969 елны мәктәп тәмамлаган сыйныфташларыбызның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан. Ибраһим, Мөхәммәтнур, Рәйсә, Сәлимә һәм Идаил (ул инде мәрхүм) табиб һөнәрен сайлаганнар, намуслы хезмәтләре белән абруй казанганнар. Кайберләре әле дә хезмәт куя икән. Кадрия, Суфия, Гөлсөяр, Диләрә һәм мин, төрле фән укытучылары буларак, шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә балаларга белем бирдек. Ринат Юнысов ветеринария институтын тәмамлады. Илфат Шакиров Илмәттә башта агроном, аннары озак еллар авыл советы рәисе булып эшләде. Ерак Пермь якларында гомер кичерүче Флера Мортазина китапханәче булса, Алабугада төпләнгән Гөлнурабыз элемтә техникумын бетереп, телефон буенча техник бүлек җитәкчесе вазифасын башкарган.

Югары уку йортларын тәмамламасалар да, калган сыйныфташлар да үз юлларын тапканнар. Наил Бадыгин атказанган төзүче исеменә лаек булган, Хатип Мөхәммәтҗанов башта заводта эшләсә, соңрак үз бизнесын булдырган. Нурфигабыз Юрашта сатучы буларак авылдашларына әле дә хезмәт күрсәтә. Фоат Хөсәенов 27 ел Ташкент шәһәрендә троллейбус йөрткән, ә Мулланур Мөбарәкшин исә бораулаучы һөнәрен үз иткән.

Менә шулай һәрберебез тормышыбыз, эшебез, гаиләбез белән таныштырып чыктык та яңадан мәктәп елларына кайттык.

Төс-кыяфәт бераз үзгәргәндер,

Холык-сыйфатларга тимибез.

Нинди дәрәҗәләр биләсәк тә,

Без бүген бит барыбыз бертигез.

Очрашу урыны Иске Юраш мәктәбе бинасында булгач, хәзерге мәктәп тормышы белән дә танышмый түзә алмадык. Илсур Ленур улы Гыйззәтуллин җитәкләгән укытучылар коллективы, элекке позицияләрне саклап, яңаларын булдырып, тырышып эшли икән.

Төрле бәйге, олимпиада, конференцияләрдәге яхшы күрсәткечләр шуны раслый. Ә быелгы уку елына әзерлек буенча мәктәп регионда 3 нче, районда 1 нче урынны яулаган. Афәрин, якташлар!

Сүз уңаеннан, бу көнне очрашу үткәрергә безгә мәктәп бинасын ышанып тапшырган Илсур Ленур улына аеруча рәхмәтлебез.

Менә шулай кызыклы хәтирә булып күңелләрдә озак сакланыр бу очрашу.

Бер күрешү - үзе бер гомер, дип

Җырлана бит әле җырда да.

Бу очрашу соңгы тапкыр булмас,

Насыйп булсын башка елда да.

Шундый теләкләр белән, тагын очрашырга сүз куешып саубуллаштык без, сыйныфташлар.

Нурия МОСТАФИНА (ГАЙНЕТДИНОВА),

Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев