Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер сыер, өч сарык һәм... бер дуңгыз

1954-1959 елларда дәүләттән авыл хуҗалыгын үстерүгә тотылган чыгымнар күләме 100 миллиард сум тәшкил итә.

Татарстан 2 845 трактор, 2 847 комбайн, 2 580 йөк машинасы, 6 100 трактор чәчкече һәм башка төрле авыл хуҗалыгы машиналары ала. МТСлар үзгәртеп корыла. Боларның барысы да авыл хуҗалыгындагы төп эшләрне механикалаштырырга булыша. Дәүләт 1953 елда, авыл хужалыгына ярдәм йөзеннән, шәһәрдән белгечләрне җибәрү буенча карар кабул итә. Морт авылында туып үскән Багданур Гарипов, мәсәлән, сугыштан соң Казанның Авиация заводында эшли, аңа Морт машина-трактор станциясенә юллама бирелә. 1953 ел белән чагыштырганда, республикада бөртекле культуралар уңышы 19,6 процентка арта. Дөрес, тулаем алганда, бу әле югары күрсәткеч була алмый.

Алдынгы колхоз вәкилләрен Мәскәүгә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә (ВДНХ) җибәрү авыл эшчәннәреннең тырышып эшләвенә бер этәргеч була. 1956 елның 14 октябрендә Казанда ТАССРНың Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе ачыла.

Совет чорында ТАССРда социаль-көнкүреш шартларын яхшыртуга караганда, җитештерүне механикалаштыруга күбрәк игътибар бирелә.

Сугышка кадәр (һәм аннан соң да) күмәк хуҗалыклардан канәгать булмаучылар табылып торган. Мәсәлән, Алабуга районы "1 май" колхозының (Чыршылы авылы) Кобелев фамилияле кешесе авыл советы рәисе Вошенков белән әңгәмә вакытында колхозчыларны талыйлар дип зарланган (ВЧК рәсми чыганагы буенча).

"Таяк" дип йөртелгән хезмәт көннәре өчен ашлык белән түләүне чагыштырсаң, керемнең зур өлешен, билгеле, авыл кешесе үз хуҗалыгыннан алган, шуңа күрә дәүләт йорт янәшәсендәге кишәрлекләргә салымны арттырган. Крестьяннар дәүләткә ит, сөт, йомырка, йон тапшырырга тиеш булган. Дәүләткә бурычы булмаган очракта, колхозчы үз әйберсен базарда сата алган.

Авыл хужалыгы артеле Уставы буенча хезмәт көне минимумы ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым билгеләнә. Бу минимумны үтәп барган колхозчыга үзенең хуҗалыгында билгеле бер күләмдә йорт хайваннары үрчетергә рөхсәт була. Мәсәлән, бер сыер, ике бозау, алты сарык, кош-кортны - теләгән кадәр. Үзлегеннән күмәк хуҗалыкны ташлап китүченең җирен кискәннәр, маллары көтүгә чыгарылмаган. 1962 елда Коммунистлар партиясе артельләр Уставына керткән үзгәрешләр буенча, йорт янындагы кишәрлек мәйданы: колхоз эшенә йөрүчеләр бер гаиләдән берәү булса - 0,15 гектар, иәү өчен - 0,2 гектар, ике кешедән күбрәк булса - 0,25 гектар итеп билгеләнә. Йорт хуҗалыгында исә бер сыер һәм аның бозавын, өч сарык һәм бер дуңгыз асрарга мөмкин була. Дуңгыз тотмаучыларга сарык санын бергә арттырырга рөхсәт булган.

Совет власте елларында колхоз исемнәре илдь барган сәяси юнәлешне күрсәтеп тора. Мисалга, Алабуга районындагы "Кызыл партизан", "Кызыл башак" күмәк хуҗалыклары. 1931 елда "Яңа тормыш" атамасы белән барлыкка килгән колхоз, 1953 елда "Ленин исемендәге колхоз" дип үзгәртелә. Анда районның Кече Качка, Кече Тарловка, Груздевка халкы эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев