Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер яшьлектә, бер картлыкта

Үзеңнең кемгәдер кирәк булуыңны, тирә-юньдәгеләргә нәрсәдер бирә алуыңны сизеп яшәү тормышның мәгънәсен тагын да арттыра. Яшь чагында кеше бөтенесен дә булдыра ала, ә менә олыгайгач...

Дәрт бар, дәрман юк. диләр бит. Ләкин Алабугадагы инвалидлар һәм өлкәннәр өчен интернат-йортта яшәүчеләр бу фикер белән килешмиләр. Алар, көндәлек яшәү рәвеше белән генә чикләнмичә, үзләрен сәнгать өлкәсендә дә күрсәтергә булганнар.
18 апрель көнне шәһәрнең мәдәният сараенда "Буыннар бәйләнеше" ("Связь поколений") дип аталган кичәдә интернатта яшәүчеләр үзләренең сәләтләрен төрле яклап ачтылар. Әлеге йортның сәнгать җитәкчесе Хания Мәүлина инициативасы белән оештырылган концертның исеменнән күренгәнчә, өлкәннәргә ярдәмгә Алабуга сәнгать көллияте студентлары да килгән иде. Концертны алып баручылар - интернатта хезмәт буенча инструктор Светлана Исмәгыйлева белән Хания Мәүлинаның чыгышларны ике телдә игълан итүе дә уңай күренеш. Ә өлкәннәр белән яшьләр, чиратлашып, үз осталыкларын күрсәтте. "Очрашу" дип аталган сценарийдагы күренешләр тамашачы күңелендә аеруча авыр тәэсир калдыргандыр. Чөнки анда интернаттагылар үз язмышларын уйнап күрсәттеләр. Кем, кайчан, нинди шартларда хөкүмәт йортына килеп эләккән? Гыйбрәт алырлык иде бу күренешләрдән. Өлкәннәр хәзерге заман вакыйгаларыннан да хәбәрдар икән. Бусы инде, "Фермерлар" юмористик сценариенда күренде. "Илһам" түгәрәге әгъзаларының әни турындагы җыры да битараф калдырмады безне. Ә Раиса Кравцованың үзе иҗат иткән "Туган ил" шигырендәге төп фикер һәммәбезгә дә үгет-нәсихәт булып яңгырады: туган илегездән аерылмагыз!
Студент егет һәм кызларның чыгышларын да җылы каршы алды шәһәрдәшләре. Алабугада гына түгел, инде республика күләмендә дә танылып килүче сәләтле җырчы Гөлсирин Абдуллинаның көчле һәм моңлы тавышы бөтен сәхнәне һәм залны бизәде. Икенче җырчы Илнур Дәүләтовның да киләчәге өметле күренә. Җырларын үзе иҗат итүе дә моңа дәлил. Илүзә Газизова башкаруында "Дусларга" һәм "Чаган" җырлары да тамашачыга ошады. Тагын шуңа игътибар иттем: җырчы кызларның киемнәре тыйнак һәм килешле иде. Андриан Парковның рус телендә башкарган "Балачак" һәм "Рус егете" җырлары исә безне балачакка һәм яшьлеккә алып кайтты.
Сәнгать көллиятенең "Кама таңнары" бию төркеме турында аеруча мактау сүзләре әйтәсе килә. Алар катнашындагы талгын яисә дәртле татар һәм казак биюләре һөнәри югарылыкта башкарылды. Шундый сәләтле сәнгать белгечләре әзерләүче әлеге уку йорты җитәкчеләренең һәм укытучыларының тырыш хезмәте үз нәтиҗәләрен бирә инде.
Менә шулай ике буын вәкилләренең уртак чыгышлары мондый очрашуларның бүгенге көндә аеруча мөһим икәнен күрсәтә. Залда да күбрәк өлкәннәр һәм яшьләр иде бит. Тик шунысы кызганыч: билет бәясе нибары 100 сум булган концертка килүчеләр генә азрак иде. Әллә халыкка реклама җитмәгән, әллә башка сәбәп. Мондый чакта волонтерларның активлыгы да сорала. Интернат-йорт җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең монда яшәүчеләргә уңай мөнәсәбәте сизелеп тора. Концертка алып килү өчен транспорт та тапканнар. Моның өчен алар шәһәрдә эшләүче транспорт идарәсе башлыгы Нур Мирзагаян улы Хәсәновка рәхмәтле.
Тормышта төшенкелеккә бирелмәс өчен, өлкәннәргә психолог ярдәме дә кирәк бит әле. Бу эшне биредә тәҗрибәле белгеч Фәния Фаршатова башкара, диделәр. Ә халык алдындагы чыгышлары интернаттагылар өчен өстәмә рухи дәва булыр дип уйлыйм. Тамашачылар да аларны көчле алкышлар белән озатып калды.
Легендар җырчыбыз Әлфия Афзалова җырлаганча:
Картаямени соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да! - дип кенә әйтәсе кала өлкәннәребезнең актив яшәү рәвешенә карата.
Нурия МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев