Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бердәм тотынсак...

XXI гасырда экстремизм күренешләре шулкадәр нык тамыр җәйде ки, хәтта ул безнең иң имин, тыныч саналган республикабызга да үтеп керде.

Телевизор кабызуың була - сугыш та үтереш. НТВ каналын карасаң, урамга чыгарга куркып утырасың. Дөнья террорист, кеше үтерүче, маньяк белән тулган кебек. Мәктәп балалары гына түгел, хәтта балалар бакчасына йөри торган балалар да "терроризм", "экстремизм" кебек куркыныч сүзләр астында нинди мәгънә яшеренгәнен аңлыйдыр кебек. Шулай булмый ни, Казанда үткән тетрәндергеч теракттан соң күп вакыт узмады әле. Кызганычка каршы, терактның корбаннары да булды. Иң куркынычы, террорист коралын аерым бер кешегә генә түгел, хәтта бер гаепсез балаларга да юнәлтә. 2011 елда Комсомольск-на-Амуре шәһәренең балалар бакчасында узган фаҗига да әле онытылмаган. Исегезгә төшереп үтик: 5 яшьлек кыз балалар бакчасында тәрбияче белән урамга һава суларга чыккач, верандада матур тасма белән бәйләнгән тартма таба һәм кулдан ясалган бомбадан зыян күрә. Ни кызганыч, мондый очраклар гаҗәп күп. 1 сентябрьдә илебез Беслан вакыйгаларын искә төшереп тетрәнсә, 11 сентябрьдә АКШ халкы моннан ун ел элек булган коточкыч фаҗигадә һәлак булганнарны искә алды. Балаларыбызны яслегә, мәктәпкә илткәндә дә күңелдә шик-шөбһә туа: исән-сау кайтырлармы?

Балалар бакчасында терроризмга каршы нинди саклану чаралары күрелүен белү максатыннан, без 29 нчы "Алтын балык" балалар бакчасы мөдире Гөлнара Сафинага мөрәҗәгать иттек.

- Гөлнара Марсиловна, соңгы елларда Рәсәйдә генә түгел, хәтта безнең Татарстанда да терактлар булгалады. Сезнең балалар бакчасында терроризмга юл куймас өчен нинди чаралар үткәрелә?

- Беренчедән, балалар бакчасының ишегеннән атлап керүгә, ата-аналар өчен стенд эленеп тора. Анда терроризм белән ничек көрәшергә, аны булдырмас өчен ниләр эшләргә дигән темага күрсәтмәләр эленә. Икенчедән, балаларны тик үз ата-аналарына гына тәгаенләп биреп җибәрәбез. Өченчедән, бездә бинага керү тәртибе саклана. Йокы сәгатендә барлык ишекләрне ябып куябыз, чит кеше керә алмый. Балалар белән урамга һава суларга чыкканда, тәрбиячедән башка озата баручы да чыга. Ишектә кыңгырау эленеп тора, без үзебез дә балалар бакчасына кыңгырау шылтыратып кына керәбез, чөнки барлык керү-чыгу ишекләре һәрвакыт ябык. Дүртенчедән, ата-аналар белән, шулай ук балалар белән дә даими терроризм турында әңгәмә корабыз. Бездә куркыныч очраклар туганда полиция белән тиз бәйләнешкә керү кнопкасы бар. Өлкән тәрбиячедән башка балаларны кече тәрбияче дә саклый. Иртәнге сәгать 7 дә бүлмәләрне карап, тикшереп чыгабыз һәм ул көнгә берничә тапкыр кабатлана. Өлкән яки кече тәрбияче бүлмәләрдә шикле әйберләр, чит кешеләр булмавын конрольдә тота. Балалар бер генә минутка да игътибардан читтә калмый, - диде Гөлнара Марсиловна.

29 нчы балалар бакчасындагы кебек, һәр балалар бакчасында, һәр мәктәптә саклык чаралары күрелсә, әлбәттә инде баланың хәвефсезлеге өчен курыкмыйча, аны балалар бакчасына яисә мәктәпкә тыныч күңел белән озатасың.

Минемчә, терроризмны булдырмас өчен, дәүләт хокук органнары тырышлыгы гына җитми, безнең үзебезгә һәрвакыт сизгер булырга кирәк. Бүгенге көндә җирле хакимият тә, җәмәгать органнары да терроризм һәм экстремизмга каршы бар тырышлыгын, бар көчен куя. Мәктәпләрдә дә, балалар бакчасында да балалар һәм ата-аналар белән зур эш үткәрелә. Автобуста, кибетләрдә искәртүле белдерүләр эленеп тора. Әлбәттә, бергәләп эшләгәндә, көчебезне туплаганда һәр явызлыкны авызлыкларга, аңа киртә куярга мөмкин.

Рузилә Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев