Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бергәләп җырлыйк

Борчу-мәшәкатьләре һәм уңышлары, шатлыклары белән тагын бер ел үтеп бара. Бу көннәрдә без узганнарга борылып карыйбыз да, киләчәккә ниятләр корабыз. Тормышта нинди генә хәлләр кичерсәк тә, безнең халык җырлап яши. Менә Яңа ел алдыннан композиторыбыз Владимир Мироваев яңа җыр язган. Шундый бүләк өчен аңа мең рәхмәтләр белән ноталарын һәм сүзләрен урнаштырабыз. Өйрәник, бергәләп җырлыйк!

Ява карлар, яңа карлар

Роберт Миңнуллин сүзләре

Владимир Мироваев музыкасы

Ява карлар, яңа карлар –

Кышның ак гөлләре.

Якты булсын, ап-ак булсын

Илемнең көннәре.

Ишетелеп торсын җирдә

Балалар көлгәне.

 

Ява карлар, яңа карлар –

Ак гомер юллары.

Дәвам итсен гомер буе

Тынычлык еллары.

Яңгырасын җир өстендә

Тынычлык җырлары.

 

Ява карлар, яңа карлар –

Ак гомер юллары.

Безгә бәхет алып килсен

Тынычлык таңнары.

Тыныч булсын илләр генә –

Җайланыр калганы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев