Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без алар алдында бурычлы

Алабугада Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 23 ел һәм хәрби бурычларын Ватаннан читтә үтәгән рәсәйлеләр истәлегенә багышланган митинг узды.

Ул чорда безнең солдатларга халыкара терроризм һәм наркотиклар белән сәүдә итүчеләргә каршы көрәш алып барырга туры килә. Соңрак - Чәчән Республикасында имин тормыш урнаштыруда катнаша. Туган якларына, тыныч тормышка әйләнеп кайтканнан соң да алар Ватан өчен хезмәт итүләрен дәвам итә.

Митингка җыелган локаль сугыш ветераннарын, аларның туганнарын һәм кадетларны Алабуга районы башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина һәм хәрби комиссар полковник Николай Битюков сәламләде. Һәлак булганнар истәлегенә мемориалга чәчәкләр куелды, ату тавышлары яңгырады.

Бүгенге көндә районда Әфганстан һәм Чәчән хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан биш йөздән артык кеше яши. Хәзер дә аларның тәҗрибәләре кораллы көчләрдә, хокук саклау органнарында, дәүләт җәмгыяви оешмаларында файдаланыла. Дәүләт бу сугыш ветераннарын игътибарсыз калдырмый. Тик алар өчен моннан да әһәмиятлерәк нәрсә бар.

- Мин инженерлык гаскәрләрендә хезмәт иттем, юллар төзүдә, Аму-Дарья аша күпер салуда катнаштым. Соңыннан безнең урынга срочниклар килде, - ди Әфганстан ветераны Марат Гафуров. - Сугыш - ул кайгы. Бирегә килгәч мин бергә хезмәт иткән егетләрне исемә төшерәм һәм ул чагында гаскәрләрне чыгарырга өлгергәннәренә куанам. Хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүчеләргә, лаеклы ялда булучыларга сәламәтлек, уңыш телим.

Тантанага яшьләр, мәктәп укучылар күп килде. Мондый чаралар яшь буында горурлык хисе, туган илгә мәхәббәт, хөрмәт уятуга юнәлгән. Һәрберебезнең гаиләсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран бар, күпләрнең әтиләре, туганнары Әфганстан һәм Чәчәнстанда сугышкан. Без илебезнең тарихын белергә, тыныч тормыш өчен гомерләрен кызганмаган, хәрби антларына тугры кала белгән сугышчыларга тирән хөрмәт хисе сакларга тиешбез. Бүгенге матур тормыш өчен без алар алдында баш иябез. Хәзер яшьләр алдында торган төп бурыч - ирешелгәннәрне арттыру һәм саклап калу.

Наилә Баязитова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250