Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Без – Россия гражданнары” .

Россия көнендә Алабуганың 8 укучысы төп документ - паспорт алды. Паспорт тапшыру тантанасы Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең хәзерге заман сәнгате залында "Без - Россия гражданнары" бөтенроссия акциясе кысаларында үтте. Әһәмиятле вакыйга белән укучыларны район башлыгы Геннадий Емельянов, Бөек Ватан сугышы ветераны Лидия Горбунова, Алабуга миграция хезмәте җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Сергей...

Россия көнендә Алабуганың 8 укучысы төп документ - паспорт алды.

Паспорт тапшыру тантанасы Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең хәзерге заман сәнгате залында "Без - Россия гражданнары" бөтенроссия акциясе кысаларында үтте.

Әһәмиятле вакыйга белән укучыларны район башлыгы Геннадий Емельянов, Бөек Ватан сугышы ветераны Лидия Горбунова, Алабуга миграция хезмәте җитәкчесе, эчке хезмәт полковнигы Сергей Бубеков, райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Людмила Рыбакова, мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов, Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең генераль директоры Гөлзада Руденко, әти-әниләр, туганнар һәм мәктәп директорлары котлады.

- Алабуга - үзенчәлекле тарихи шәһәр. Бездә россия һәм җирле масштабтагы 184 мәдәни мирас объекты бар. Шуңа күрә безгә үз шәһәребезне яратырга һәм сакларга, район һәм шәһәрнең лаеклы кешеләре булырга кирәк. Сез бүген паспорт аласыз, бу документ - гомерлек, - дип район башлыгы укучыларга мөрәҗәгать итте.

Кунаклар кеше гомерендә беренче төп документны алу белән укучыларның яңа хокук һәм җаваплылыклары барлыкка килгәнлекне әйтеп үтте. Бүләкләү вакытында яшьләр истәлекле бүләкләр дә алды.

Бәйрәм күңел ачулары

Россия көненә багышланган бәйрәм күңел ачулары ике мәйданда: Александр бакчасында һәм Мәдәният йорты каршында үтте. Программа Алабуганың төрле яшьтәге граҗданнарына каралган иде. Кечкенәләр өчен мастер-класслар, курчак театры, олырак катламга - ретро-биюләр. Шулай ук бәйрәм концертлары, спорт ярышлары, флешмоблар, велосипедта йөгерү оештырылды.

Александр бакчасында алабугалыларны район башлыгы исеменнән аның урынбасары Зөлфия Сөнгатулина котлады. Ул һәр гаиләгә татулык һәм иминлек теләде.

Тантаналар Алабуга районының клуб системасы тарафыннан оештырылган "Җырлы кибет" исемле концерт программасы белән дәвам итте. Пионерлар паркында теләге булганнар бәйрәм символын - триколор ленталарны ала алды.

Шәһәр мәдәнит сарае да иҗади коллективларның концерт номерларын әзерләгән. Аның каршындагы мәйданда "Яратам сине, минем Россия" исемле бәйрәм конңерты узды.

Россия көнен бәйрәм итү кич Александр бакчасында ачык һава астында фильм карау белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев