Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Без – Тукайлы халык

Бүген бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 134 ел. Бөек шагыйребез туган көндә татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.

Халкын хөрмәт итүче, телен яратучы һәм аның белән горурланучы һәр татар кешесе өчен зур бәйрәм бу.

Алабуга шәһәрендә иҗатларына сокланырлык шагыйрь-шагыйрәләр яши. Алар һәркайсы үзләренең иҗат җимешләре белән безне рухландырып тора. Алабугада яшәп иҗат итүче, Татарстан республикасы Язучылар берлеге

әгъзасы Гөлзадә Әхтәмова – Бөек Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын җентекләп өйрәнгән язучы.

– 2011 елда “Тукай эзе” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Габдулла Тукайның тууына 125 ел иде. Әлеге китап Алабуга мәдәни мирас фондының матди ярдәме белән нәшер ителде. Шәһәр хакимияте, Гөлзада Руденко, Гөлфинур Гыйльфанова һәм башкалар бу эштә бик булышты, – дип искә ала Гөлзадә апа.

Аның шигырьләре Тукайның тормыш юлын, иҗатын тирәнтен өйрәнү нәтиҗәсендә туган. Гөлзадә апа аларны йөрәккә үтеп керерлек итеп, мәңге истә калырдай итеп бирә алган. Ул бүген дә шагыйрь иҗатына югары бәя бирә, аңа соклануын яшерми.

– Кечкенәдән шигырьләр укырга яраттым. Тукай шигырьләрен укып үстем. Сабый чакта өлкәннәрнең Тукай абый дип сөйләгәнен ишетеп, аны бик тә күрәсем килә иде. Аларның: “Тукай әле генә безгә кергән иде, син кайтыр алдыннан чыгып китте”, – дип мине үртәүләренә дә ничә еллар чын күңелдән ышанып яшәдем. Соңрак аңа атап шигырьләр яза башладым. Балаларым тугач та, аларга һәрвакыт Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле”ләрен сөйләдем. Алар хәзерге көндә дә моны онытмый, хәтерендә тота”, – дип сөйләде Гөлзадә Әхтәмова.

 

Тукай һәйкәле ачылу

(Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл 2014 елның 19 декабрендә ачылды. Аны ачуда Гөлзадә Әхтәмованың да өлеше бик зур)

Тукай!

Язлар, җәйләр, көзләр моңсу үтте

Күрә алмаганга йөзеңне:

Ак карлары белән кыш та җитте.

И сагындык инде үзеңне!

 

Алабугага килеп басуың белән,

Дулкынланды халкым йөрәге.

Тукай өчен, Тукай һәйкәле өчен

Кемнәр генә тырышып йөрмәде?!

 

Без борынгы әдәбиятлы халык –

Шуны ничек оныттырасың?

Алабугада син, Тукай, шигърияткә

Ныклы терәк булып торырсың.

 

Яшь шагыйрьләр, синең янга килеп,

Тәүге шигырьләрен яңгыратыр.

Ә җылы җилләр исеп, Тукай рухын,

“Туган тел”не илгә таратыр.

 

Син бик кирәк безгә, Тукай, кирәк,

Син дип тибә йөрәк көн саен.

Татар халкы сөенеп кабул итә

Җан яраткан бөек Тукаен.

Гөлзадә ӘХТӘМОВА

Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагыйрьнең иҗат җимешләре бүген дә әле безнең замандашлар булып яши, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев