Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бездән − җыр, сездән – бүләк!

Кыр эшләре тәмамлангач үтә торган бәйрәм алдыннан, борынгыдан калган гадәт буенча, Алабугада Сабан туена бүләк җыю булды.

Матур йоланы башкару өчен ат җигәләр, җыр һәм такмаклар белән урам буйлап бүләк җыеп йөриләр. Әлеге бүләкләр бәйрәм көнендә иң өлгер һәм иң көчлеләргә эләгәчәк. Бүләккә ни бирсәң дә була: сөлге, яулык, тукыма, уку-язу кирәк-яраклары, уенчыклар. Элегрәк кызлар үзләре сөлге чиккәннәр. Андый бүләк мәйданда җиңгән батырга тапшырыла торган булган – иң уңышлыгы бүләк биргәндә, изге теләкләрен теләгәннәр һәм аның чынга ашасына ышанганнар.

Сабан туе өчен бүләкләрне “Иллюзтон” кинотеатрыннан җыя башладылар. Биредә концерт программасы, уен һәм конкурслар оештырылган иде. Яшь алабугалылар халык мавыгуларында ярышты кашыкка йомырка салып йөгерештеләр, көянтә-чиләк белән су ташыдылар.

Аннары милли киемле егетләр һәм кызлар шәһәр Мәдәният сараена таба юл алды. Алар җыр-биюләр белән бәйрәм җитүен хәбәр итеп, үтеп баручыларның игътибарын җәлеп иттеләр. Бүләк җыючыларны юл буе алкышлар һәм сөенечле авазлар белән каршы алдылар.

Сабан туе көнендә милли ярышларда иң актив катнашучыларга шушы бүләкләр биреләчәк. Быел бүләкләр Алабуганың җәмәгать үзидарәләре көче белән җыелды.

− Бүген мин әбиемнең чиккән сөлгесен тапшырам. Ул Сабан туе ярышларында җиңүчегә уңыш китерсен, − ди Вәсилә Исмәгыйль кызы.

Исегезгә төшерәбез, Сабан туе Алабугада 8 июньдә, авылларда 9ында булачак.

Венера ГЫЙМАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев