Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәхет юллары еракмы?

Һәркем тормышын үзенчә төзи, яшәвеннән үзенчә ямь һәм тәм таба, һәркемнең үзе генә белгән бәхет юллары, үзенә генә билгеле сөенеч сукмаклары, йөрәге түрендә үзе генә саклаган сер диңгезләре була.

Бүген мин бәхет-шатлыклардан, кадер һәм хөрмәттән, мәхәббәт һәм яратулардан үрелгән гаилә-ояның тарихы турында сөйләргә телим.

Арттырып җибәрсәң, борын-борын заманда, төгәлрәк фикер йөртсәк, моннан 55 ел элек исеме үк җырлап торган Сарман якларында биек, текә кыялы Ябалак тау итәгендә урнашкан Урта Кәшер авылында бер-бер артлы диярлек ике сабый якты дөньяга аваз сала. Фәрештәләр җыелып киңәшләшеп, бертавыштан, аларның чәчләре чәчкә бәйләнсен, дигән карар кабул итәләр. Кабул итәләр дә, бу карар җиде кат йозак астында тирән сер итеп саклана башлый.

Ә бу эшләрдән бер тамчы да хәбәре булмаган Урта Кәшердә тормыш дәвам итә...

Шатлык өстенә бәхет өстәп туган икенче балаларына - гаиләдәге беренче ир балага - Әзһәр абый белән Рәсимә апа Ләззәт дип исем кушалар. Юкка гына сайламыйлар алар бу исемне. Уллары тирә-якта дан тоткан табибның исеме белән бергә аның яхшы сыйфатларына да ия булсын, дип телиләр бәхетле әти белән әни. Фәрештәләр бу теләкләрне сөенеп хуплыйлар.

Ә менә икенче гаиләдәге кыз бала Касыйм абый белән Лина апаның тәүге мәхәббәт җимеше була. Исеме яңгырап та торсын, нәфислеге белән колакларны да иркәләсен, үзе дә исеме кебек гүзәл, күңеле матур, холкы күркәм булсын, тирә-юньдәгеләргә гел җылылык кына өләшсен, дигән теләкләр белән Фәүзия исемендә туктала яшь әти-әни. Бу теләкләр дә фәрештәләр күңеленә хуш килә.

Ә тормыш дәвам итә...

Авыл уртасындагы бәрәкәтле нигездә зәңгәр күзле Ләззәт, авыл башындагы бәхетле йортта зәңгәр күзле Фәүзия тәгәрәшеп үсәләр. Вакыты җитеп кенә, мәктәпкә укырга керәләр. Фәрештәләре һәрчак уяу, балаларны саклап кына, яклап кына йөртәләр. Зәңгәр күзләр берсе гүзәл кыз, икенчесе егет асылы булып үсеп киләләр. Алар Урта Кәшер белән Иске Кәшер арасын такырайтып, укырга йөрүләрен дәвам итәләр. Бер генә чакрымлык мәктәп юлы озын тормыш юлына кушылып, янәшә атларбыз, дип уйладылар микән алар бу вакытта?

Ә тормыш дәвам итә...

Гадәти аккан тормышны нурларга күмеп, күзләрне очкынландырып, әле елатып, әле җырлатып, көчлеләрне дә бөгеп, корычтайларны да сындырып, кырысларны йомшартып, йомшакларны чыныктырып, вакытын тикшереп тормыйча, карарларга буйсынмыйча, рөхсәт-мазар сорап тормыйча, адәм баласына беренче мәхәббәт килә. Ләззәт белән Фәүзиянең күңелләре арасындагы гүзәл хисләр күпере мәктәп юлларында үрелә.

Тормыш дәвам итә... Фәрештәләр үзләренә йөкләнгән бурычны бик тырышып үтиләр, ләкин карарны кайчан тормышка ашырырга икәнен генә хәл итә алмыйлар. Зәңгәр күзләрнең бер-берсен иркәләгән кайнар дулкыннарын күреп-тоеп, ашыгуларыннан куркып, киләчәкләре турында кайгыртып, егет белән кызның төрле классларда утыруын хуп күрәләр.Ул гына да түгел, урта мәктәпне тәмамлагач, язмыш җилләре Ләззәтне - Казанга, ә Фәүзияне Алабугага белем эстәргә китереп ташлый. Аралар ерак, очрашу-күрешүләр сирәк булса да, туган якта бөреләнгән саф хисләр сүрелми.

Яшьлекнең гамьсез көче ача алмаган капкалар, җимерә алмаган киртәләр табылганы юк әле. Авылда зур гаиләләрдә туып-үскән эш сөючән кыз да, егет тә зур үҗәтлек белән тырышып укыйлар. Ул вакытта гасырларга тиң тоелган 5 ел, 55 еллык гомер үлчәвенә салсаң, 5 көн генә төсле бүген! Бу сынаулар тугач ук чәчләре чәчкә бәйләнгән парның хисләрен ныгыта, чыныктыра гына. Алар бер-берсенә бик кадерле, кирәкле булуларын тирәнрәк аңлыйлар. Фәрештәләр дә җиңел сулап куя...

Ниһаять, 1981 елның 7 февралендә - Фәүзиянең туган көнендә - фәрештәләрнең карары җиренә җиткерелә: өр-яңа гаилә туа. Дипломлы яшь белгечләр гаиләсе юллама буенча Таҗикстан якларына юл тота. Аннан соң Чаллы... Ә 1992 елда, алмадай ике улларын ияртеп, Харисовлар гаиләсе Алабугага килеп төпләнә. Гаиләгә шактый гына сынаулар, тормыш көйсезлекләре кичерергә туры килә. Ни генә булмасын, бергә типкән ике йөрәк, икеләтелгән сабырлык, дүртләтелгән түземлек, күпләтелгән хезмәт сөю һәм тырышлык боларның барысын дә җиңгән. Адәм баласы нәкъ менә шундый җиңүләре белән уникаль һәм көчле түгелме?

Менә инде уллары да үсеп җитте. Икесе дә югары белемле, гаиләле. Илнурның гаиләсендә ике кыз үсеп килә. Ә Ләззәт абый белән Фәүзия Касыймовна - бәхетле әби белән бабай! Бу сабыйлар нәселнең генә түгел, әти-әниләре, әби-бабайларына Ходай тарафыннан бүләк ителгән бәхетнең дә дәвамчылары булсын! Аларны да фәрештәләре саклап кына йөртсен.

Бүгенге көндә Ләззәт абый белән Фәүзия Касыймовна - хөрмәтле кешеләр. Берсе - заводта, икенчесе мәктәптә хезмәт юлларын дәвам итәләр. Һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә тырышулары, югары кешелеклелек сыйфатлары, ярдәмчел булулары өчен тирә-юньдәгеләре аларны тирән ихтирам итә. Шәхсән минем өчен Фәүзия Касыймовна - киңәшче дә, сердәшче дә, дус та, апа да. Минем өчен генә микән! Юбилей көннәреңдә сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, мул тормыш теләргә рөхсәт ит, хөрмәтле хезмәттәшебез, дустыбыз! Якыннарыңны сөендереп, сабырлык үрнәге булып озак-озак яшәргә язсын сиңа!

Артта кала кышның бураннары,

Җанга тигән ачы еллар кала,

Юлда кала яшьлек, яулык болгап,

Гомер дигән пар ат алга чаба.

Гомер дигән пар ат алга чаба.

Үткән кайтмый, яңа таңнар алда.

Еллар чаба, йөрәк түзми яна,

Әйди һаман киләчәккә таба.

Диләрә РАМАЗАНОВА

10 нчы мәктәп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев