Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Әби җиләктән кайта!”

Мәктәптә укыган елларда, без җәйге каникул вакытында авылга кайтып йөрдек. Өйнең түр стенасында эленеп торган чигүле картиналарга караган саен карыйсы килә иде.

Авылга кайтуының берсендә, китәргә чыккач, әни автобус тукталышында бер укытучы белән сөйләшеп тора икән. Мәктәп укытучыларын искә алып ул:
- Безнең укытучылардан да әйбәте дөньяда булмагандыр, алар җәйге каникул вакытында да хәл белергә килә иде. Энем янына Гөлзифа апа мандолина белән килеп, әти ясаган диванда җырлап утырганын хәтерлим, - дигән.
- Кем ни өчен йөргәндер, - дип көлгән укытучы апа, - мин сезнең бәләкәй өй эчен күрергә бара идем. Андагы картиналарны күргәннән соң, бер төркем укытучылар җыелышып, районга киттек, чигү җебе алырга.
Картиналар чыннан да гаҗәеп иде. Күксел тукымага чигелгән кыз рәсеменнән кышкы сафлык бөркелеп торган сыман: кыз кышкы киемнән кар көри. Төрле куелыктагы зәңгәр, шәмәхә һәм ак төстән салкын һава тоемланган кебек. Икенче берсендә шулай ук кыш темасы, әмма анысы тулы бер тарихи чорга ишарәли: өч ат җигелгән чана үрәчәсендәге ямчы урман арасындагы юлдан атларны куалый. Аның артында өсте ябулы утыргычта аю шәйләнә. Кышкы юлдан ярсып чапкан атларга карап, мин аларны аермачык күз алдына китерә идем. Аюны кая алып баруларын сорагач, әби безгә "Аю биетәләрмени" дигән гыйбарәнең килеп чыгу тарихын сөйләгән иде.
Уртада - эшләрнең иң зурысы, анда җиләктән кайтучы кыз сурәтләнгән. Бу чигүләргә ярты гасырдан артык вакыт үткән, шунлыктан аларның тукымасы искереп, юкарган. Әни "Җиләкче кыз"ны Алабугага алып килде, озаграк саклансын дип, төсе туры килгән җепләр белән рәсем контуры буйлап читләрен чигеп, аны башка тукымага күчерде. Әби:
- Кире алып кайтып йөрмә, истәлеккә калсын, - дигәч, әни бик шатланды.
Элеккесе ак, хәзер җирлеге төсле булганга, картина үзгәреп киткән шикелле тоела. Кәрҗин өстенә салынган җиләк тәлгәшләренә карап, әбиемнең, безнең өчен дип, сабагы белән өзелгән эре кызыл җиләкләр җыеп кайткан чаклары искә төшә.
Әниемнең бәләкәй оныклары чигүле картинага карап:
- Әби җиләктән кайта! - диләр.
Рузилә ПЕТРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев