Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүләккә Сталин туфлиләре

Безнең редакциягә алабугалы Иван Трофимов үзенең күренекле шәхесләр янәшәсендә төшкән фотоларын алып килде. Хәрби хезмәт һәм хезмәт ветераны утыз ел буе хатыны белән Союзның бар илләрен гизә һәм кабат туган шәһәренә әйләнеп кайта.

"1975-1980 елларда мин Тайск гарнизоны офицерлар йортының, Ленинградның элекке 10 нчы армиясе җитәкчесе булып эшләдем,-дип таныштырды безне Иван Иванович. - Безгә ул чакта Эдита Пьеха, Людмила Сенчина, Николай Сличенко, Евгений Леонов кебек күренекле артистлар шактый килә иде. Ул еллар истәлеге булып миндә Эдуард Хиль һәм Мария Пахоменко беләр бергә төшкән фотолар саклана.

Бер фотода, ул чакта Советлар Союзының иң танылган җырчысы, Сопотта халыкара җыр фестиваленең гран-при иясе Мария Пахоменко үз концертыннан соң автографлар бирә.

Гарнизонга Эдуард Хиль да берничә тапкыр килде. Ул һәрвакыт миңа бер чи йомырка табыгыз әле, дип сорый иде. Тавыш ярылары өчен түгел, ә чәчен юарга, шунсыз сәхнәгә чыкмый. Аның җирән төстәге матур чәчләре юганнан соң йомшак башлыкка охшап кала.

Мондый очрашулар һәрчак өстәл артында төгәлләнә иде. Советлар Союзының халык артисты, шигырьләр укучы Иван Любезнов та хәтеремдә яхшы саклана. Ул бервакыт безгә үзе белән булган кызыклы хәлне дә сөйләгән иде. Аны Кремльгә концертка чакыралар, анда политбюро әгъзалары һәм Сталин үзе дә катнаша. Иван Любезновның беренче мәсәле беркемгә дә тәэсир итми, өстәл артындагылар үзара сөйләшеп утыра. Шул чакта ул беркайчан да бүтән монда эләгә алмам инде, дип уйлый. Шуңа да "Америка доллары һәм совет сумы" дигән икенче чыгышын кычкырып игълан итә. Бар кеше игътибар белән тыңлый башлый, чыгыш тәмамлангач Сталин берничә тапкыр кулын чаба да, аны алкышларга күмәләр. Иван Любезновны өенә кайтаргач, аңа берничә төргәк тапшыралар. Анда хатыны өчен нәкъ аның үлчәмендәге туфлялар, ефәк күлмәклек һәм костюм өчен тукыма салынган була. Ә Кремльдә ул әле бер генә тапкыр чыгыш ясамый."

Н. Касыймова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев