Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әбүнәчеләр арасында призлар уйнатылды

"Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары редакциясендә 2013 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында призлар уйнатылды.

Призлар "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталарының 95 еллык юбилее уңаеннан уйнатылды һәм ике этапта узды. Бу көнне ун кәрәзле телефон һәм йөзәр сумлык 50 акчалата приз үз иясен тапты.

Газеталарга язылу барышында вәгъдә ителгәнчә, барлык әбүнәчеләребезнең дә приз алу мөмкинлеге булды. Шәһәр һәм авылда яшәүче газета укучыларыбыз, бу көнне редакциягә килә алмаса да, приз уйнатуда катнашты.

Әбүнәче исеме һәм адресы язылган купоннар салынган барабанны бәйсез экспертлар: Алабуга муниципаль районы Советының массакүләм матбугат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Анастасия Иванова һәм полиция инспекторы Любовь Бикмуллина әйләндерде.

Кәрәзле телефоннарны "Новая Кама" газетасына язылган биш алабугалы алды, ике телефон авылда яшәүчеләргә эләкте. Тагын 25 кеше акчалата приз алды. "Алабуга нуры"на быелның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында да призлар шул рәвешле уйнатылды. Нәтиҗәдә, ике телефонны шәһәр әбүнәчеләре алды, ә бер кәрәзле телефон авылда яшәп, безнең газетага язылучыга китте. Шуннан соң әбүнәчеләр арасында 25 акчалата приз уйнатылды.

Телефон һәм акчалата приз уйнаган әбүнәчеләребез, уйнатылуга килмәүгә карамастан, бәхетләренә эләккән призларны барыбер алачак. Моның өчен исемлектән фамилияңне табарга һәм приз уйнаган очракта, Әйләнеч шоссе, 15 нче йорт (АТП бинасы), 2 нче кат, 7 нче кабинетка килеп аны алырга кирәк булачак. Үзең белән паспорт һәм ИНН да алырга кирәк. Белешмәләр өчен редакция телефоны: 3-81-11.

P.S. "Алабуга нуры" һәм "Новая Кама" газеталары белән актив эшләгәннәре өчен бәйсез экспертларга дипломнар тапшырылды.

Алия СИРАЕВА

Сабина КАЧАЕВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев