Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Боҗра” аркылы “Тормыш юлы” буйлап

Алабуганың "Норд-Стайер" спорт-сәламәтләндерү клубы җитәкчесе Марс Гимазетдинов "Тормыш юлы-2017" дип аталган Халыкара марафонда катнашты.

29 гыйнварда, төш вакытында, Ладога күле буенда, 48нче "Тормыш юлы" кышкы марафоны башланып китте, ул Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенең 73 еллыгына багышланган иде.

Традиция буенча үткәрелә торган бу ярышлар - Россиянең төньяк башкаласын батырларча яклаучылар һәм Бөек Ватан сугышында дошманның тәмам җиңеләчәгенә ышанып, авыр заманның мәрхүмлекләренә чыдаган ленинградлылар хәтерен хөрмәтләү.

Йөгерештә дөньяның 17 иленнән һәм Россиянең 56 төбәгеннән 2315 кеше катнашты. Алар арасында төрле буын вәкилләре бар - яшьләрдән алып ак чәчле ветераннар, гади йөгерешчеләр һәм атаклы чемпионнарга кадәр. Ир-атлар белән беррәттән, хатын-кызлар да көч сынашты.

Кышкы марафонның үзенчәлеге аның агитация чарасы булуында. Өзелгән боҗралы эмблема таккан йөгерешчеләрне Ладогадан "Тормыш чәчәге" һәйкәленә кадәр Ржевка тимер юл станциясенә якын Всеволожск районы торак пунктларында яшәүчеләр, автобусларда күлгә таба, "Тормыш юлы" башланган урынга баручы экскурсиячеләр каршылады.

"Тормыш юлы" - спорт тарихы түгел, хәтер белән бәйле булса да, трасса рекорды 40 ел инде үзгәрешсез кала бирә! Ерак 1977 елда Белгород өлкәсеннән Анатолий Герасименко финишка 2:20:22 күрсәткече белән килде. Хатын-кызлар арасында Санкт-Петербургтан Альбина Галләмова 1999 елда үткән вакыт - 2:48:40.

- Эш секундларда түгел. Ел саен "Тормыш чәчәге" һәйкәле янындагы финиш сызыгын үтәргә дип йөзләрчә кеше килә, шунысы мөһим. Кышкы шосседагы һәр адым - 21 гасырда яшәүчеләрнең блокада турында онытмавының билгесе, 73 елдан соң да ленинградлыларга рәхмәт әйтергә соң түгел, - ди Марс Гыймазетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев