Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөтендөнья татар конгрессы съезды делегатлары халык осталары эшләнмәләре белән танышты

Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының кичке чаралары "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында үтте.

Кичә, Бөтендөнья татар конгрессы VI съездының көн дәвамында барган пленар утырышыннан соң, делегатлар өчен Татарстан Республикасы Президенты исеменнән кабул итү мәҗлесе оештырылды. Съездның кичке чаралары "Корстон" сәүдә-күңел ачу комплексында үтте.

Биредә бөтен дөньядан җыелган татарларга халык осталары һәм һөнәрчеләре җитештергән эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге тудырылган иде.

Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Халыкның сәнгати кәсепчелеген һәм һөнәрчелеген үстерү үзәге оештырган күргәзмәне, делегатлар белән бергә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та тамаша кылды.

Рөстәм Миңнеханов һөнәрчеләр белән аралашты, алар тәкъдим иткән эшләнмәләр белән танышты.

"Биредә 20 һөнәрче үз товарын тәкъдим итә. Без татарларга аеруча хас булган халык һөнәрчелеге вәкилләрен - үз эшләрен иң югары дәрәҗәдә башкаручы осталарны чакырдык. Алар барысы да үз эшчәнлекләрен Татарстан җирлегендә алып баручылар. Күргәзмәдә гаҗәеп матур милли бизәкләр белән күннән эшләнгән әйберләр, кием-салым, аяк киеме... Күн мозаика осталары Рөстәм Емелиев, Илдус Гайнетдинов читекләре, - дип, Халыкның сәнгати кәсепчелеген һәм һөнәрчелеген үстерү үзәге генераль директоры Нури Мостафаев "Татар-информ" хәбәрчесенә күргәзмә турында сөйләде. - Бирегә милли костюмның шәһәрнеке дә, авылныкы да, бәйрәм күлмәге дә, эш киеме дә куелган, хәтта патшалар киеменә дә омтылыш бар. Әлбәттә, чын патша киеме димим, патша киеме алмазлар белән бизәлә, әмма омтылыш бар".

Нури Мостафаев биредә барысы да традицион татар һөнәрчелеге булуын ассызыклады. "Алар бөтенесе заманга яраклаштырып стильләштерелгән. Шунлыктан аларны алып хәзер дә киеп йөрергә мөмкин", - диде ул.

Күргәзмәдә талчыбыктан үрелгән йорт җиһазлары да, танылган зәркән Марат Шәймәрданов үз эшләнмәләрен дә, Мәдинә Мәхмүтова, Татьяна Волкованың милли курчаклар экспозициясе дә, милли киемнәре белән дан тоткан "Туран-арт" оешмасы товарлары да бар иде. "Туран-арт" оешмасы җитәкчесе Суфия Хәйбрахманова соңгы вакытта үзләренең хәситә, изүләр тегә башлауларын һәм бу товарга ихтыяҗ булуын әйтте.

Күргәзмәдә Урта Әләзән татарлары исеменнән Татарстан Президентына бүләк ителгән, "Җир сөрүче" сыны да кунакларда зур кызыксыну уятты.

Мәгълүмат өчен: Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы - Россиянең иң зур авылы. Быел биредә VIII Бөтенроссия авыл Сабан туе узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев