Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Бу – минем ишегалды, биредә яшәүчеләр миңа туганнарым кебек”

Бу һөнәр вәкилләре дә коронавирус инфекциясе таралуга каршы алдынгы көрәштә. Тик аларның кулында корал сыйфатында – себерке, чүпрәк һәм антисептиклар.

Сүз чисталык сакчылары турында бара, алар бу көннәрдә урамнар, ишегалды, подъездларның чисталыгын тәэмин итүгә икеләтә көч куя.

Исегезгә төшерәбез, COVID-19 таралуына каршы тору шартларында Алабуга коммунальчылары көчәйтелгән эш режимына күчте. Шуңа күрә йорт яны территорияләрен һәм гомуми кулланылыштагы урыннарны санитар эшкәртүнең ешлыгы да артты. Имин булмаган санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында бу аеруча мөһим, ди Торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш департаменты җитәкчелеге.

Лилия Кадыйрова берьюлы берничә йортның торышы өчен җавап бирә. Аның җаваплылыгында – Тынычлык проспектындагы 41нче санлы йорт, шулай ук 43 һәм 49нчы санлы йортлар подъездларының бер өлеше. Лилия Котдус кызы бу ишегалдына менә инде 20 ел хезмәт күрсәтә. Аның сүзләренә караганда, пандемия чорында эш сизелерлек арткан.

– Ишегалдын себерәбез, подъездларны юабыз, чүп җыю урыннары өчен дә җавап бирәбез. Әйе, менә шундый универсаль эшчеләр без! Гадәттәгедән иртәрәк, иртәнге биштә эшкә тотынабыз. Эш көне башланганчы барлык гомуми кулланылыштагы урыннарны – подъезд, баскыч тоткычларын, лифт төймәләрен сөртеп чыгарга кирәк. Шулай ук соңгы вакытта чүп үткәргече күп мәшәкать өстәде, кешеләрнең күпчелеге үзизоляциядә булган вакытта ул бик тиз тула.

Элегрәк Лилия Котдус кызы үз эше урыныннан ерак түгел яшәгән. Тик берничә ел элек гаилә хәлләре буенча алтынчы микрорайонга күчкәч, ишегалдын да, анда яшәүчеләрне дә ташлап китә алмаган.

– Мин биредә ике дистә ел эшлим, барысын да беләм, алар да мине, һәрвакыт исәнләшәләр. Ялгыз яшәүче әбиләргә кем белән дә булса сөйләшергә кирәк, аларны гел тыңлыйм, бөтен моң-зарларын беләм. Ничек аларны ташлап китим? Бу – минем ишегалды, ә биредә яшәүчеләр инде туганнарым кебек.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге территория – Алабугада үрнәк ишегалларының берсе, ә биредә эшләүче җыештыручылар – яхшы исәптә. Әмма Лилия Кадыйрова моның белән килешеп бетми, “бездәге җыештыручыларның барысы да тырыш һәм пөхтә, үз эшләрен яхшы башкаралар”, ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев