Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бушлыкка юл

Алабугада халыкны наркотизацияләүгә каршы профилактика чараларының күпчелеге пандемия белән бәйле рәвештә онлайн форматка күчерелде.

Димәк, килеп туган хәлгә җайлашырга һәм аудиторияне кибер киңлеккә җәлеп итәргә кирәк. Наркотиклар таралуга каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия әгъзалары әнә шундый фикер белдерде. Барлык профилактика субъектлары катнашында зур киңәшмә 26 июньдә, Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көнендә узды. Әлеге киңәшмә барышында, гадәттә, халыкны наркотизацияләүгә каршы профилактикалау өчен җаваплы һәр хезмәт бер ел эчендә башкарылган эшкә йомгак ясый.
Алабуга Эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль бүлеге өлкән оперуполномоченные Татьяна Казанцева сүзләренә караганда, «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында 2 июньнән 26 июньгә кадәр халык өчен «Кайнар линия» оештырылган. Моннан тыш, полиция бүлегендә аноним хәбәрләр өчен тартма куелган.
— Эчке эшләр министрлыгының "кайнар линия"сенә шушы чорда 5 хәбәр килде. Нигездә, бу наркомания белән авыручыларның туганнарыннан мөрәҗәгатьләр. Наркотик матдәләрне кулланучылар турында хәбәрләр дә булды, хәзер алар тикшерелә. Наркология кабинетындагы "кайнар линия«гә 62 мөрәҗәгать керде.
Моннан тыш, «Наркотикларсыз тормыш» акциясе кысаларында 4 җинаять эше һәм 6.9 статьяның 1нче өлеше буенча 8 административ эш кузгатылган. Шулай ук бу көннәрдә наркополицейскийлар Алабугага күрше шәһәрдән наркотик китерү каналын япты, дип хәбәр итте Татьяна Казанцева.
Тагын бер докладчы, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Марс Сафин сөйләвенчә, 2020 елның беренче өч аенда Алабугада республика дәрәҗәсендәге 5 ярыш һәм 30дан артык муниципаль ярыш узган. Март ахырыннан ук, пандемия аркасында, профилактикалау чаралары онлайн-форматта уздырылган. Бу вакыттан бирле Идарә профилактик юнәлештәге 16 чара оештырган, аларны онлайн рәвештә 6000нән артык кеше күзәткән. Мәдәният идарәсенә килгәндә, ел башыннан аларның хезмәткәрләре тарафыннан профилактик юнәлештәге 60тан артык чара үткәрелгән, мәсәлән, «Наркотикларга — юк!» дип исемләнгән рәсем конкурсы.
Хәзер, яшүсмерләрнең күбесе берни белән дә шөгыльләнмәгән вакытта, бу эшне көчәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте киңәшмә рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев