Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмне заманча билгеләп үттеләр

Җәйнең беренче көнендә уза торган бәйрәмне алабугалылар берьюлы алты мәйданчыкта: Александр бакчасында, “Гуляй” паркында, “Иллюзион” кинотеатрында, шәһәр Мәдәният сараенда һәм 4нче микрорайонда билгеләп үтте.

Халыкара Балаларны яклау көнендә Алабугада иң күләмле күңел ачулар “Гуляй-парк”та узды. Бер көнгә шәһәр халкы яратып йөргән балалар кагыйдәләре буенча яши торган дәүләт сыман булды. Парк аллеяларында урнашкан төрле мәйданчыкларда  урнашкан квест-уеннар, осталык дәресләре, спорт ярышлары, асфальтта рәсем конкурслары оештырылды. Әйтергә кирәк, балалар рәсемне асфальтта гына түгел, чын машиналарга да ясадылар – буяулы бармаклары белән “автограф”ларын калдырдылар.

Паркта аттракционнар эшләде, хэндмейд ярминкәсе үткәрелде, үзенчәлекле аквагрим ясарга тәкъдим ителде. Кунакларны мультгеройлар − Леди Баг, Үрмәкүч-кеше, Күмәчкәй каршылады.

− Миңа бәйрәм бик ошый. Монда күңелле һәм кызыклы. “Гуляй-парк” “текә”ләнде – биредә таучыклар һәм таганнар. Безнең шәһәрдә шундый урынның булуы бик шәп, − дип сөйләде безгә яшь алабугалы Динар Шәмсиев.

Биредәге бәйрәм чаралары “Алабуга шәһәренең җәйге мәдәни мохите” проекты кысаларында үтте. Ул төрле яшьтәге кешеләр, төрле зәвык һәм төрле кызыксынуларны истә тотып төзелгән.

Бәйрәм тантанасын райбашкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова.

− Балаларны яклау көненең каникуллпар башлануы белән туры килүе бик куанычлы. Балаларыбыз турында кайгырту, аларга белем бирү, сәламәтлекне сакларга өйрәтү – мөһим бурычыбыз. Бүген “Гуляй” паркы балаларның шат көлүе, ата-аналарның, әби-бабайларның елмаюы белән тулы, − диде Людмила Рыбакова.

Шул көнне үк “Мин Ватаным белән горурланам” балалар рәсеме буенча республика бәйгесендә катнашучыларны бүләкләделәр. Камилла Титова һәм Сафия Садыйкова диплом һәм бүләкләргә лаек булды.

Ел саен уздырыла торган  “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе дә башланып китте. Булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп портфельләрен Алабуга политехника көллиятенең башкаручы директоры Светлана Соколова, мәгариф идарәсе башлыгы Ривал Зарипов, “Кастамону” җәмгыятенең корпоратив аралашу һәм җәмәгатьчелек  белән бәйләнешләр буенча баш белгеч Чулпан Хәбибуллина, “АлАЗ җитештерү оешмасы” АҖнең Кадрлар департаменты директоры Әлфия Миннегулова, Алабуга шәһәр Советы депутаты Юлия Петрова, Алабуга районы ЮХИДИ бүлегенең Юл-патруль хезмәте өлкән инспекторы Алмаз Сафин тапшырдылар. Барлыгы19 бала шундый бүләк алды. Исегезгә төшерәбез, әлеге чараны 2007 елда “Бердәм Россия” партиясе башлаган иде.

− “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” чарасының Балаларны яклау көнендә узуы бик күркәм. Безгә бүген минем балам хыялланган мәктәп сумкасын бүләк иттеләр. Шундый башлангыч өчен рәхмәт, − диде быел беренче сыйныфка барачак Дмитрий Куликовның әнисе.

Бәйрәмне үткәрүдә булышкан партнерларны рәхмәт хатлары белән  бүләкләделәр, аларны Людмила Рыбакова тапшырды.

Бәйрәм бергәләп күңел ачу, концерт, анимация-шоу программасы һәм  аниматоров и детской дискотекой #KIDSPARTY балалар дискотекасы белән истә калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев