Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч ярминкәдән керем – биш миллион сум

Үткән шимбәдә Алабугада чираттагы сату үтте.

Сәүдә мәйданчыклары "Мираж" сату үзәге янында һәм шәһәрнең аскы өлешендәге Иске базар урынында урнашкан иде. Быел ярминкәләр 30 сентябрьдән эшли башлады, һәм алар ел ахырынача дәвам итәчәк. Райбашкарма комитетының сәүдә һәм көнкүреш хезмәте бүлеге мөдире Эльзира Парунина хәбәр итүенчә, узган өч ярминкәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен 40 урын булдырылган һәм керем күләме 5 миллион сумга якынлашкан. Үз продукциясен биредә крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итә, физик затлар бакча нигъмәтләрен, бал сата. Ярминкәдә сатуга районның башкарма комитетына гаризалар керү тукталмый. Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярминкә бәяләрен сәүдә челтәрендәгедән 20-30 процентка кимрәк дәрәҗәдә тотарга киңәш итте. Район халкы аларның, чыннан да, арзанрак булуын билгеләп үтә.

− Бездә 2017 елга авыл хуҗалыгы ярминкәләре өчен тәкъдим ителгән бәяләр таблицасы бар. Аны бар җитештерүче дә алды. Бәяләрне без дә тикшерәбез, Авыл хуҗалыгы идарәсе дә; ветлаборатория хезмәткәрләре иттә тиешле штамп булуын күзәтә. Итне очсызрак бәягә дә сатып алырга була. Бодай һәм солыга тәкъдим ителгән бәяләр саклана. Яшелчә белән катлаулырак, − ди Эльзира Парунина.Ярминкәдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара, шуңа күрә аның урынын 4нче микрорайонга күчерергә булдылар.

− Ярминкәгә "КамАЗ", "Газель"ләр килә, 11нче кибет янында юлны ябарга туры килә иде, бу исә куркыныч тудыра. Өстәвенә, якын-тирә йортларда яшәүчеләр чүп-чарның күп калуына, һәм җил белән кәгазь, капларның таралуына зарлана иде. "Мираж" янында сәүдә рәтләре өчен дә, машина куяр өчен дә урыннар бар. Күпчелек машина белән килә, яшелчәне капчыклап алалар, волонтерлар аларны төяргә булыша. Үткән елда сатучылар халык 4нче микрорайонга бармас дип, товарлары сатылмый калудан курыкканнар иде, ләкин хәзер алар бик канәгать, − ди Эльзира Парунина.

Сорашу

Ә сез кышка продуктларны каян сатып аласыз?

Анна Матвеева:

Әти-әниемнең зур булмаган кишәрлеге бар, анда помидор, кыяр, бәрәңге утыртабыз, тик ул кыш буена җитми, сатып алабыз. Бәрәңге һәм аерым яшелчәне ярминкәдә алабыз, бәясе кулай, безнең басуларда, химикатсыз үскәнлеген дә беләбез.

Марина Чумакова:

− Нигездә бары да бакчада үсә, әмма кышка алырга да туры килә. "Мираж" янына ярминкәгә йөрибез, борыч, бәрәңге суган сатып алабыз. Дөрес, былтыр начар суган туры килде, тиешенчә киптермәгән булганнар, күрәсең.

Вячеслав Матвеев:

− Йорт янындагы кибеткә яңа өлгергән яшелчә, ярмалар китерелә, кыйммәт тә түгел, шуннан алабыз. Кайвакыт базарга йөрибез.

Мария Крайнова:

− Без 4нче микрорайондагы ярминкәгә йөрибез, анда кирәкле бар нәрсә бар. Бәрәңге, суган, йомырка алабыз, анда сыер ите яхшы. Нектариннар алган идек, бик начар булып чыкты, тәмле күренсәләр дә.

Венера Хабибрахманова:

− Бу атнада ярминкәгә йорт тавык ите алырга дип бардым. Булмады. Бүтән нәрсә алып тормадым, бала белән, 10нчы микрорайоннан автобуста килгән идем. Ярминкә "Сити Центр" янында булса, тагын ни дә булса алган булыр идем. Элек шуннан кышка барын да ала идек. Хәзер ярминкә безнең өчен уңайлы урында түгел, бәяләргә килгәндә, кайбер товар кибеттәгедән арзан.

Татьяна Куранина:

− Күп балалы гаилә буларак бирелгән җиребез бар, шунда барын үстерәбез. Итне базарда алырга ияләндек, анда таныш сатучыларыбыз да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев