Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чарасызлыктан киләләр

Кичә шәһәр мәдәният йортында Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов шәхси сораулар буенча халыкны кабул итте.

Каралган сорауларның берсе инде алты ел буе ачык тора.

- Без инде кая гына мөрәҗәгать итмәдек, алтынчы ел йөрибез, дип башлады сүзен Рәмзия Шакирова. - Күргәнегезчә, әби беренче группа инвалид, аяксыз. Ул яшәгән йорт 1876 елда салынган, җимерек йорт итеп танылды, түшәмнәре тишек, гөмбәләр белән тулы, тәрәзә рамнарында пыяла көчкә-көчкә тора, шунлыктан 80 яшьлек Евдокия Трофимова бездә яшәргә мәҗбүр. Чиратта торучылар исемлегендә әби 17нче урында (инвалидлык буенча). 1978 елда йортка янкорма төзелде, ул документларда яңа йорт буларак йөри, ә иске төп йорт беркайда да исәпкә алынмый.

Хәзерге вакытта Евдокия Иван кызы яши торган бүлмә икенче катта урнашкан, аяксыз булганлыктан, ул анда менә алмый, инвалид коляскасын мендерү өчен уңайлык та юк. Ул - хезмәт ветераны, сугыш баласы, ә яшәргә урыны юк. Кая барырга белмәгәч, чарасызлыктан район башлыгының кабул итүенә килгән дә инде.

- Һәрвакыт аны күтәреп менәргә, төшерергә кирәк, бу мөмкин эш түгел. Ике бүлмәлене сорамыйбыз, бер бүлмә дә ярый, иң мөһиме беренче катта һәм йортка пандуслы керү юлы булсын, - дип аңлатты инвалид әбинең туганы Рәмзия Шакирова.

Йортларның адресларын үзгәртергә, 1876 нчы елгы йортны капиталь төзекләндерү исемлегенә өстәргә, ике атна эчендә фатир табарга дип әмер бирде Геннадий Емельянов кул астындагыларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев