Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәчәкләр ни сөйли?

Һавада яз исе килә, зәңгәр күктә кояш елмая. Тиздән түбәдән тамчылар тамачак, агачлар яшел яфракка күмеләчәк һәм, ниһаять, галәмгә яз киләчәк. Яз килү белән күңелгә җылылык бөркеләчәк, бу матур дөньяның тәмен тоеп яшәү теләге тагын да артачак.

Гомумән, язны һәм, әлбәттә, чәчәкләрне яратмаган кеше юктыр. Ә аеруча аны гүзәл затлар ярата, чөнки яз безгә иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсен - Халыкара хатын-кыз көнен бүләк итә. Ни әйтсәң дә, 8 Март көнен хуш исле чәчәкләрсез күз алдына китереп булмый. Шул сәбәпле, ирләр кулларына күз явын алырлык чәчәк бәйләме тотып әниләрен, сөйгән ярларын, сеңелләрен, коллегаларын котларга ашыгачак. Тик башта бу көнне бәйрәм иткәнче без, гүзәл затлар, саклаучыларыбызны, ныклы таянычларыбызны 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне белән котларга тиеш.

Бәйрәм бүләге эзләгәндә сораулар күп туа. Шул уңайдан мин ир-атларга чәчәк бүләк итәргәме, иң кыйммәтле чәчәкләр нинди, 8 Март бәйрәменә төрле яшьтәге хатын-кызларга нинди чәчәк бүләк итәргә дигән сорауларны чәчәк сатучы һәм флористларга бирергә булдым. Күпсанлы сорауларыма шәһәребезнең чәчәк салонында эшләүче Анастасия җавап бирде.

- Анастасия, флорист нинди көннәрне түземсезлек белән көтә?

- 1 сентябрь һәм 8 Март көннәрен. Бу бәйрәмнәрдә чәчәк салоннарында сатып алучыларның саны ике тапкырга арта. 8 нче Март бәйрәме алдыннан без чәчәкләргә зур заказ бирәбез. Халыкара хатын-кызлар көне - чәчәк сатучылар өчен елның иң табышлы көне.

- 8 Март көнне сезгә кем килә?

- Клиентларның күпчелеге ир-атлар. Хатын-кызлар да булгалый, алар хезмәткәрләрен котларга дип чәчәк сатып ала. Ә гади көндә сатып алучылар арасында ирләр дә, хатын-кызлар да була.

- 23 февраль бәйрәменә хатын-кызлар яраткан ирләренә чәчәк бәйләме сатып аламы?

- Юк диярлек. Нигәдер чәчәк бәйләме аеруча хатын-кызга гына бүләккә бирелергә тиеш дип санала. Ләкин бу дөрес түгел: чәчәкне бар да ярата. Минем кибеттә бу көнне хатын-кызлар күренсәләр дә, берәү-икәү генә. Ул чакта да алар чәчәк бәйләмен Ватанны саклаучылар көненә түгел, ә бары тик бу көн туган көн белән туры килгәнгә генә сатып ала. Сәбәбе нидә икәнен белмим. Бәлки, безнең хатын-кызлар ирләрен яратмыйдыр (көлә).

- Ә ир-атларга нинди чәчәкләр бүләк итәргә була соң?

- Ирләргә куаклы булмаган чәчәк бүләк итәләр. Чәчәкнең роза яки хризантема булуы әһәмиятле түгел, иң мөһиме - ул озынча булырга тиеш. Аеруча кызыл, куе кызыл, кызгылт-сары, шәмәхә, зәңгәр төсләрдән торган чәчәк бәйләмнәрен бүләк итү отышлы.

- Халык арасында нинди чәчәкләр бик популяр?

- Ак һәм кызыл розалар. Розалар күптәннән мәхәббәт символы булып санала. Ә менә сары чәчәкләрне халык нигәдер алмый. Ә бит хәзер сары төс аерылу символы булып саналмый. Ул байлык, иминлек, җылылыкны символлаштыра.

- Беренче очрашуга нинди чәчәк бәйләмен алырга?

- Мин үз статистикамны алып барам. Алабуга кызлары роза чәчәкләрен ярата. Беренче очрашуга роза чәчәген алсагыз, ялгышмассыз. Лалә бәйләмен алсагыз да беренче очрашуыгыз онытылмаслык булыр. Аеруча төрле төстәгеләрен берләштерсәгез.

- Чәчәкләрнең иң кыйммәтлесе нинди?

- Әлбәттә, сөйгән ярың бүләк иткәне. Ә безнең салонда кыйммәтле чәчәкләрнең берсе - күке яше (орхидея) ботагы. Аның бәясе 600-1200 сум.

- Төрле яшьтәге хатын-кызларга нинди чәчәк бүләк итәргә?

- Яшь кызга роза, хризантема, энҗе чәчәге кебек нәфис чәчәкләр туры киләчәк. 30-35 яшьлек хатын-кызга - кызыл роза, лалә, кәнәфер чәчәге, дәлия, хризантема, гладиолуслар. 50 яшьләрдәге хатын-кызга ачык төсләрдән торган купшы чәчәк бәйләме туры киләчәк. Әниләргә сары төсле чәчәкләр бүләк итәргә киңәш итәм. Сары төс - байлык, сәламәтлек символы. Японнар сары төс канда эндорфинны (аны әле "бәхет гормоны" дип тә атыйлар) арттыра дип исбатлады.

- Анастасия, кибеттә чәчәкләр матур, яңа өзгән кебек була, ә өйгә алып кайту белән алар шиңә башлый. Вазадагы чәчәкнең гомерен ничек озайтырга?

- Безнең салонга керү белән сез бездә салкынча булуын сизгәнсездер. Чәчәкләр кызуны яратмый. Аларны температурасы +4 булган бүлмәдә сакларга, көнгә бер тапкыр суын алмаштырырга, һәр чәчәкнең сабагын үткен пычак белән 1-3 см. кыеклап кисәргә кирәк. Яфраклар суны бик тиз пычрата, шуңа күрә ваза эченә кергән яфракларны кисү мөһим. Чәчәкләрне кояш яки батарея янына куярга ярамый - бик тиз шиңәчәкләр. Көн саен чәчәкнең суын тикшерегез, кайберләре аеруча күп су таләп итә. Шулай ук ваза суына махсус ашлама өстәргә кирәк: ул чәчәкнең гомерен озынайта.

- Анастасия, киңәшең һәм, гомумән, әңгәмә өчен рәхмәт.

Рузилә ГАЛИМОВА

Белешмә өчен

Флорист - ул чәчәкләр сатучы гына түгел, ул чәчәк бәйләменнән сәнгать, матур композицияләр ясаучы һәм чәчәк дизайны өлкәсендә эшләүче кеше.

Бәйрәмнәрдә чәчәкләрнең бәясе 20-40 % арта.

Әйтик, бер озын розаның уртача бәясе 100 сум булса, бәйрәмдә ул 130 сум торачак.

Роза - 80-150 сум

Хризантема - 100-150 сум

Лалә, ирис - 50 сум

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев