Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чехиядә Яңа елны ничек каршылыйлар

Бу турыда безгә тулырак Чехиянең Пльзень шәһәрендә яшәүче Йозеф Словик сөйләде.

– Чехиядә Яңа елны Россиядә кебек үк, 31 декабрьдә билгеләп үтәләр. Аны бик күңелле итеп, шау-шулы дуслар компаниясендә үткәрү кабул ителгән. Фейерверклар бәйрәмнең алыштыргысыз атрибуты булып тора. Ризыкларга килгәндә, Яңа ел төнендә өстәлдә, башка ашамлыклардан тыш кечкенә генә бутербродлар булырга тиеш. Күп кенә чехлар узып баручы елның соңгы көнендә тауларда булырга ярата, кайберәүләр хәтта Яңа елны анда каршы ала. Шулай ук, иске ел азагына кадәр барлык бурычларны түләмәсәң, киләсе ел уңышлы булмас, дигән ышаныч бар. Ә менә бүләкләр тапшыру кабул ителмәгән, гадәттә, балаларга гына күчтәнәч бирелә. Аларга чыршы астына бүләкне Ежишек (безнеңчә Кыш Бабай) һәм сабый Христос куя. Христианнар традициясе буенча, Чехия халкы Раштуаны 24 декабрьдә каршы ала, аның алдыннан чыршылар бизәлә. Бу – гаилә бәйрәме, аңа Яңа елга караганда да зуррак әһәмият бирәләр. Ул көнне ит ашарга ярамый, бәйрәм табынына карп балыгы һәм бәрәңге салаты куела. Хуҗабикәләр Раштуага кадәр үк төрле бәйрәм печеньелары пешерә, кайберләре бу тәм-томның хәтта 24 төрен әзерли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев