Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чемпионат булачак һөнәрне сайларга ярдәм итә

Алабуга политехник көллияте базасында Татарстан Республикасы “Яшь профессионаллар” төбәк чемпионаты ярышларының икенче этабы узды. 16 яшькә кадәрге егетләр “Машина буяу” компетенциясендә ярышты.

Катнашучылар арасында 2нче мәктәп укучылары да бар иде. Биш бала дәресләрдән соң ярышларга әзерлек буенча өстәмә дәресләргә йөргән.

Аларга үз осталыкларын 3 модульдә күрсәтергә кирәк иде:

-“юешкә юеш” ысулы буенча автомобиль канатын буяу;

- машина детальләренә локаль ремонтлау эшләрен үткәрү;

- колористика.

– Мәктәбебезгә Алабуга политехник көллияте вәкилләре килде, алар әлеге бәйге турында сөйләде. Башта мин, әлбәттә, катнашыргамы-юкмы, дип икеләндем, ләкин яхшылап уйлагач, үземне сынап карарга булдым, – ди Антон Макаров.

Аның сүзләренә караганда, башта алар теория белән танышканнар, аннан соң шунда ук практикага күчкәннәр. Егетләр машинаның өске катламы зарарланганнан соң аны яңадан тергезү процессын башыннан ахырына кадәр өйрәнгәннәр. Аңа грунтлау, шомарту, буяу өчен шундый ук төс сайлап алу керә.

– Моңа кадәр машина буяу белән шөгыльләнгәнебез юк иде, шуңа күрә бераз борчылдык та. Дулкынлануны җиңә алмаган минутларда хаталар да китте. Әмма көндәшләрнең эшен, аларның хаталарын да күрдек, андыйларны үзебез җибәрмәскә тырыштык, – ди Антон.

Өлешчә, нәкъ менә шундый алым аңа әлеге этапның җиңүчесе булырга ярдәм итте. Аның иптәшләре дә ярышта үзләрен яхшы күрсәтте. Никита Данченко икенче урын, Булат Галимҗанов һәм Михаил Митрофанов өченче урын алды.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу бәйгедә катнашу күп егетләрдә тормышларын эшче һөнәре белән бәйләү теләге уятты.

– Минем фикеремчә, бүген автомобиль буяу буенча белгечләргә ихтыяҗ зур, чөнки алар күп түгел. Машиналар саны арту белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре дә арта, ә алардан соң автомобильне яңадан торгызырга кирәк. Алабугада буяу белән шөгыльләнә торган сервислар нибары икәү, шуңа күрә машина йөртүчеләргә башка шәһәрләргә барырга яки машинаны ремонтлау белән үзләренә шөгыльләнергә туры килә, ә бу яхшылыкка китерми, – ди Антон Макаров.

Сүз уңаеннан, юниорларга кадәр үз осталыкларын политехник көллият студентлары да күрсәтте. Беренче урынны берьюлы ике кеше – Максим Банников һәм Нияз Закиров алды, өченче урында – Дмитрий Горшунов.

Хәзер егетләр ярышларның икенче этабына әзерләнәчәк. Беренче-икенче урыннарга ия булучылар “Ворлдскиллс” стандартлары буенча һөнәри осталык буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы составына керәчәк, ә алга таба 2020 елда Новокузнецкида узачак “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) VIII Милли чемпионатының ярымфиналында һәм финалында Татарстан Республикасы данын яклаячак.

Фото Алабуга политехник көллияте тарафыннан тәкъдим ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев